Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Европа татарлары Татарстаннан килгән рәсми күрсәтмәләрнең татар телендә булуын таләп итә

Мондый нәтиҗә III Европа татар яшьләре форумында ясалган.

(Казан, 3 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Европа татарлары Татарстаннан килгән рәсми күрсәтмәләрнең татар телендә килергә тиешлеген таләп итә. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә III Европа татар яшьләре форумында катнашкан Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов хәбәр итте.

"Татарстаннан Европа татарлары өчен җибәрелгән материаллар, презентацияләр, рәсми күрсәтмәләр күбесенчә рус телендә. Әмма Европадагы татарларның кайберләре рус телен белми. Татарлар өчен бу материаллар татар телендә әзерләнергә тиеш дигән таләп куя", - дип сөйләде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов.

Форум Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татар яшьләренең Европа берләшмәсе, Германиядә яшәүче татар яшьләренең "Аргамак" оешмасы һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының Германиядәге вәкиле Таһир Гатауллин ярдәме белән оештырылган.

Форумда 14 ил - Нидерланд, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бельгия, Австрия, Германия, АКШ, Румыния, Финляндия, Чехия, Бөекбритания, Польша, Эстония, Латвия, Татарстаннан һәм Россия төбәкләреннән 60 делегат катнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/10/03/149556/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев