“Евровидение-2015”–“Әтнә таңы”
Венада конкурсның икенче ярымфиналы да узды. Нәтиҗәдә, финалда чыгыш ясаячак 27 ил вәкиле ачыкланды. Алар арасында элекке СССРга кергән ил җырчылары, шул исәптән россияле Полина Гагарина да бар. Финал шимбә, 23 май көнне уза. Биредә оештыручылар - турыдан-туры финалда чыгыш ясаучы Италия, Франция, Бөекбритания, Испания һәм Германия, шулай ук туры...
Венада конкурсның икенче ярымфиналы да узды. Нәтиҗәдә, финалда чыгыш ясаячак 27 ил вәкиле ачыкланды. Алар арасында элекке СССРга кергән ил җырчылары, шул исәптән россияле Полина Гагарина да бар. Финал шимбә, 23 май көнне уза. Биредә оештыручылар - турыдан-туры финалда чыгыш ясаучы Италия, Франция, Бөекбритания, Испания һәм Германия, шулай ук туры финалга үткән узган елгы конкурс җиңүчесе Австрия вәкиле һәм шоуның 60 еллыгына махсус чакырылган австралия җырчысы да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев