Финляндия дөньядагы иң куркынычсыз ил дип табылган
Бөтендөнья икътисадый форумы белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Куркынычсыз илләр исемлегендә икенче урынга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре чыккан. Өченче урында - Исландия. Рейтингның беренче унлыгына шулай ук Оман, Гонконг, Сингапур, Норвегия, Швейцария, Руанда һәм Катар кергән. Россия әлеге исемлектә 109нчы баскычны алган. Аның рейтинг күршеләре - Перу (108нче баскыч) һәм Камерун (110нчы...
Бөтендөнья икътисадый форумы белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән.
Куркынычсыз илләр исемлегендә икенче урынга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре чыккан.
Өченче урында - Исландия. Рейтингның беренче унлыгына шулай ук Оман, Гонконг, Сингапур, Норвегия, Швейцария, Руанда һәм Катар кергән.
Россия әлеге исемлектә 109нчы баскычны алган. Аның рейтинг күршеләре - Перу (108нче баскыч) һәм Камерун (110нчы баскычта).
Бөтендөнья икътисади форумы экспертлары иң куркыныч ил итеп Колумбияне билгеләгән. Шулай ук куркыныч илләр унлыгына Украина да кергән.
http://www.vatantat.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев