Фотограф Кәрим Абдуллин
Сугышка кадәр һәм сугыштан соң да, Әтнә районында гына түгел, күрше районнарда, хәтта Мари-Эль республикасында халыкка фотограф хезмәте күрсәтеп, бик күпләрнең рәхмәтенә ирешкән бердәнбер фотограф Кәрим ага Абдуллин дисәм ялгышмамдыр. Артына "Старый Менгер. Абдуллин Карим" дигән штамп сугылган фотолар күпләрнең гаилә альбомнарында, мәктәп, район музейларында кадерле экспонат булып саклана. Яңа...
Сугышка кадәр һәм сугыштан соң да, Әтнә районында гына түгел, күрше районнарда, хәтта Мари-Эль республикасында халыкка фотограф хезмәте күрсәтеп, бик күпләрнең рәхмәтенә ирешкән бердәнбер фотограф Кәрим ага Абдуллин дисәм ялгышмамдыр.
Артына "Старый Менгер. Абдуллин Карим" дигән штамп сугылган фотолар күпләрнең гаилә альбомнарында, мәктәп, район музейларында кадерле экспонат булып саклана.
Яңа Әтнәдә яшәүче кызы Дания сагынып искә ала әтисен. Аның истәлекләрен үзгәртмичә, тулысы белән сезгә дә җиткерәм: "Әти, Кәрим Габдулла улы Абдуллин 1896 елны Иске Мәңгәр авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәдрәсәсендә Вафа хәзрәттән белем ала. 13 яше тулгач, аны әтисе самоварчы малай итеп, Оренбург баена хезмәтче итеп җибәрә. Абыйсы да бу вакытта икенче бер байда хезмәтче була.
Әти бай өендә өй җыештыру, самовар кую кебек эшләрне башкара. Байның әти белән бер яшьтәге, татарча бер авыз сүз белмәгән малае була, әти русча белми.Эштән бушаган вакытларда алар бергә уйныйлар. Бер ел дигәндә бай малае татарча, әти русча сөйләшергә өйрәнә. Бай абзый идәнгә алтын акчалар куеп әтине сынамакчы да булган, идән себергәндә әти аларны өстәлгә куя икән. Җәй җитүгә байның кибетчеләре базардан кайтмыйча сату итә торган булганнар, әти шуларга самовар куеп, савыт-сабаларын юып торган.Әтине бай абзый ике елдан кибеткә ситса-мануфактура сатарга куя.Тагын ике елдан приказчик итә. Бай абзый елга бер тапкыр әтине алып авылга расчет ясарга кайта торган булган. Ак өйдә бабай белән бай абзый расчетлашканнар. Әтинең абыйсы хезмәт иткән бай да нәкъ шулай эшләгән. "Икебез бер шәһәрдә булсак та, мин абый белән бер тапкыр да очрашмадым", - дип искә ала иде әти.
Солдатка каралыр вакыт җиткәч әти авылга кайта. Солдатка китә, беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Кайткач әтине авыл советы секретаре итеп куялар. Әти русча укый-яза белә. Ә авыл советы рәисе укый-яза белми, исемен язып кул куя гына ала.
Әти алдынгы карашлы кеше иде. Беренчеләрдән булып колхозга керә.Укып, карточка төшерү һөнәрен үзләштерә. Ул Дөбъяз, Кенәр, Арча, Әтнә районнарында карточка ясаучы бердәнбер фотограф иде. Өйнең бер почмагы караңгы бүлмә итеп бүлеп алынган, ул шунда төннәрен карточка ясый. Көндезләрен эштә. Ул юл төзү бригадиры, таштан юл салдыра, халыктан норманы үтәтәсе, югарыдагыларга отчет бирәсе бар.
1941 елның көзендә аны эш армиясенә, Казанның "пороховой" заводына чакыралар. 17 яшьлек олы абыйны 1943 елны сугышка алалар. Әти аны озатырга да кайта алмады. Сугыш беткәч әти авылга кайтты. Райпода прәннек пешерүче булып эшләде. Әни ярдәме белән бу эшен өйдә дә, күзләре бик начарланганчы дәвам итте.
Сталин вакытында әтине чак кына алып китмичә калалар. Каенсар урманы буенда әвен сыман корылма, түбәсе дә стеналары да саламнан. Уртасында мич. Әти иртүк төшеп мичкә яга. Шунда ашлык кибәне киптерә иде. Сугыштан соң Германиядә хезмәт итүче абый, аннан әтигә велосипед алып кайтып бирә. Велосипед ул вакытта хәзерге иномаркалардан да кадерлерәк. Әти һәркөн шуңа атланып эшкә йөри. Велосипедын кибәнгә сөяп куйган була. Гөнаһ шомлыгына каршы, кибәнгә ут каба. Сүндерергә су булмау сәбәпле, кибән дә, велосипед та янып бетә. Тикшерү башлана. Халык әтинең нарядка килеп, берничә мәртәбә рәистән су китертү мәсьәләсен кузгатуын әйтеп торса да, колхоз рәисе, үзеннән гаепне төшерү өчен: "Кәрим кибәнне махсус мине гаепләү өчен яндырган", - дип бара. Кибән янында янган велосипедны тапкач кына: "Кәрим кибәнне рәискә үч итеп яндырган булса, велосипедын саклаган булыр иде", - дип аны аклыйлар.
Мин белгәндә әти колхозда ат җигеп эшли иде.Пенсиягә китү вакыты җиткәч, аңа хезмәткәр булып пенсиягә чыгу өчен берничә ел вакыт җитмәве ачыклана. Ул Оренбург шәһәренә барып, элек үзе белән байда эшләгән кешеләрне табып, справка алып кайта. Чөнки байның бөтен мөлкәте дәүләт файдасына конфискацияләнгәнлектән, хезмәт стажына хезмәткәр буларак теркәлә. Әти 22 сум пенсия алды. Ә колхозчы пенсиясе 6 сум гына иде. Әти гарәпчә укый, яза, безгә укыган әйберсен тәрҗемә итеп бара иде. Намаз укыды, уразасын тотты. Латинча укый, яза белә иде, кириллицаны үзләштерде. Без мәктәптә укыганда безне русчага өйрәтте. Әти үлгәч, паспортын ачып карасам, шаккаттым - анда "неграмотный" дип язылган. Ул ике баласын техникумда, дүртесен ВУЗ да укытты. Без татар, рус теленнән башканы белмибез," неграмотный" әти бездән күбрәк тел белгән. Ул казахча да белә, казах җырларын да җырлый иде.
Әтинең тырышлыгы аркасында, без начар яшәмәдек. 1955 елда яңа өй салып чыктык, яңа өй авылда ике генә кешедә иде. Яшелчәне күп үстердек, алма агачларыбыз күп иде. Ул елларда авылда яшелчә, җиләк-җимеш үстерүче юк дәрәҗәсендә иде. Без балаларга уйнау аз эләкте, безнең күп вакытыбыз су ташып, бакчага су сибеп үтте. Әти умарта да тотты. Хайванны да күп асрадык, басудан чүп үләннәрен дә күп җыйдык. Барыбыз да тырыштык, ә әтине авылда "Кәрим бай" дип йөрттеләр. Пенсиягә чыктым дип әти өйдә утырмады, һаман эшләде. Күзләре начар күрә башлагач та, кеше гозерен үтәүдән туктамады.
Тулысынча atnya-rt.ru сайтыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев