Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин: "Артистларның уйнаганын Әтнә сәхнәсендә күрәсем килде"- фотолар

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистларының 18-19 ноябрь көннәрендә Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Гүзәлем Әсәл" спектаклен тамашачыларга күрсәтәчәкләрен язган идек. Ике көн дәвамында Әтнә халкы, республикадан кайткан кунаклар, туганнар-тумачалар, райондашлар "Гүзәлем Әсәл" спектаклен карадылар. Бүген спектакль тәмамлангач: "Хөрмәтле райондашлар! Фәрит Хәйруллович мине күптәннән аптырата иде инде. "Әхәт,...

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры артистларының 18-19 ноябрь көннәрендә Чынгыз Айтматов әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Гүзәлем Әсәл" спектаклен тамашачыларга күрсәтәчәкләрен язган идек.

Ике көн дәвамында Әтнә халкы, республикадан кайткан кунаклар, туганнар-тумачалар, райондашлар "Гүзәлем Әсәл" спектаклен карадылар. Бүген спектакль тәмамлангач:

"Хөрмәтле райондашлар! Фәрит Хәйруллович мине күптәннән аптырата иде инде. "Әхәт, күрсәт инде артистларыгызның Әтнә сәхнәсендә уйнаганнарын", - дия иде. Аллага шөкер, ул көн килде. Сүзне олы кунагыбыз Фәрит Хәйрулла улына бирәбез", - диде районыбыз башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Хәйруллович артистларыбызны, тамашачыларны бүгенге бәйрәм - премьера белән котлап: "Мин дә сезнең кебек бик дулкынланып карадым спектакльне. "Мулла"ны Г.Камал театры сәхнәсендә сезнең куюда караганнан соң, миндә шундый теләк туды. Бу Әтнә театрына барып, аның үзәгендә алар куйган спектакльне карыйсы килә, дидем. Аллага шөкер, теләк кабул булды, чакырдың рәхмәт сиңа.Премьерасында булдым. Безнең милли театрларыбыз Татарстанда бар инде, матур итеп яшиләр, татар тарихын өйрәнеп, сәхнәләштереп халыкка җиткереп торалар. Чаллы театры бар, Минзәлә, Әлмәт театры бар. Ләкин алар гафу итсеннәр, мин үзем Әлмәттән, Әлмәт театры 1942 нче елдан эшли, ә сезнеке 1918 нче елдан. Ничә еллар матур итеп халыкка хезмәт итәсез. Дәүләт театры булгач, аерым суверен бина алгач, ныклап эшлисез.Бүген шатланып карадым. Камал театры гомер- гомергә Әтнә театры белән бергә булды. Марсель Сәлимҗанов Әтнә театрына зур өметләр баглады, рәхмәтен әйтте. Анысы минем истә. Чынгыз Айтматовның бу әсәрен Г.Камал театры артисты Илдар Хәйруллин куюында карадык. Тормышта була торган хәл. Дөнья булгач язмышлар төрле. Бу берәүне дә битараф калдырмый торган әсәр.Уйлата, уйландыра үткәнен, киләчәген. Менә шундый фаҗигаларне күргәннән соң, тормышка икенче кузлектән карый башлыйсың. Бу үрнәк тә, бу мисал да, бу тәрбия дә.Яхшы тәрбия. Яшьләр дә килеп карасын иде. Тормышта хата җибәреп, менә нинди көнгә калырга мөмкинсең икән.Татарлар яшәгән төбәкләргә йөрергә насыйп булсын. Кайда күмәк татар, башкорт халкы яши, шунда йөрергә кирәк. Олы бәйрәм ясадыгыз, бик тату матур итеп яшисез, эшләрегез белән бик канәгать. Чип-чиста татар районы булгач, аерым вазыйфа сезгә, менә шушы татарлыгыбызны, телебез, гадәтләребезне саклап калып, сәхнәләштереп, гади тормышта бергәләп яшәргә насыйп булсын..."- диде Фәрит Хәйруллович.

Һәр артистның кулын кысып рәхмәт әйтте, ә Самат ролен башкарган Ихсан янына җиткәч, "Бу егетне театрның булачак артисты, дип таныштырдылар, мин аны булган артисты дим. Булган инде бу!" дип кулын кысты. Премьера белән тәбриклим үзегезне!" - дип төгәлләде ул сүзен.

Котлаулар, рәхмәтләр күп булды. Әсәрне беренче тапкыр Камал театры артистлары сәхнәләштерә. Әсәлне Наилә апа Гәрәева уйный. Менә шул мөхтәрәм артисткабыз спектакльне карап, Әсәл ролен башкаручы Гүзәл Гафаровага чәчәк букеты бүләк итте.

1973 елда Әтнә үзешчәннәре Мәскәүдә куя бу әсәрне. Гомәр абый Мәрдәнәв режиссерлыгында. Марсель абый Сәлимҗанов ярдәмендә. Ничә елдан соң хатирәләрне искә төшереп, Гомәр абыебыз да рәхмәтен белдерде артистларга.

Алкышларга күмдек артистларыбызны... Менә бу фотога алар спектакльдән соң җыйналып төштеләр, тамашачылар да китә алмый тилмереп алар янәшәсенә бастылар. Калганын соңрак язармын. Фотоларын да соңрак карарсыз.

Сүрия МИНГАТИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев