Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда сайлауларны гадел һәм чиста үткәрергә өндәде

Парламент башлыгы сайлаучылар белән аңлату эшләре уздыру кирәклеген белдерде.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2018 елда сайлау кампаниясен уңышлы үткәрү өчен, халык белән аңлату эшләре уздырырга кирәк. Татарстанда сайлаулар гадел һәм чиста үтәргә тиеш. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хакта бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 34 нче утырышын тәмамлап ясаган чыгышында әйтте.

"Киләсе 2018 ел чираттагы куәтле сайлау циклына старт бирә", - дип Фәрит Мөхәммәтшин март аенда Россия Президентын сайлау узачагын искәртте. Аннары 2019 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын, 2020 елда Татарстан Президентын, 2021 елда Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау көтелә. "Киләсе ел җиңел булмаячак, ул Россия Федерациясе Президентын сайлау елы. Төп кандидатлар билгеле. Минемчә, татарстанлыларның күпчелеге Россия хакимияте институты эшендә тотрыклылык, күп милләтләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту, илнең куәтен арттыру курсын яклап чыгар. Безгә җитди аңлату эшләре үткәрү кирәк. Шикаятьләр күп, теләк белдерүчеләр дә күп. Үзегез күрәсез. Ким дигәндә 20 кеше теркәлер дип уйлыйм. Бүгеннән үк сайлау алды кампаниясе белән шөгыльләнүчеләр күп. Собчак та үз штабын ясый, башкалар да. Аны ясау кирәктер, әмма илдәге болай да җиңелләрдән булмаган вазгыятьтә сайлаучыларның башын әйләндерерлек итеп түгел. Сайлау кампаниясе гадел, чиста узарга тиеш", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннын тыш, парламент башлыгы Бөек Җиңүнең 73 еллыгы, футбол буенча Дөнья чемпионаты кебек киңкүләм чаралар көтелүен, киләсе елның Россиядә Үзиреклекләр һәм волонтерлар елы буларак игълан ителүен белдерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/21/154775/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев