Гади генә гаиләдә килеп чыга бу хәлләр... - Суд залыннан
Ит изгелек – көт яманлык
Өлкәннәрнең “Ата-улны, ана- кызны белмәгән заманнар җитәр” дип юраган көннәре килеп җитте, ахыры.
Фәридә ФИЛАТОВА
Көн тудымы- нинди дә булса хәбәр ишетми калмыйсың. Ярый да, хәбәр сөенечле булса. Әмма тормыш булгач, бөтенләй башка сыймаслык хәбәрләр дә колакка керә. Туган – туганын саткан, якыннары язмышын бер тиенгә дә куймаган чорда яшибез. Кисәк-кисәк русчалатып бөтен дөньясына “Остановите землю, я сойду” дип кычкырасы килә. Әтнә район судында карала башлаган гражданлык эше белән танышканнан соң күңелемдә әнә шундый уйлар туды.
Район авылларының берсендә, гади генә гаиләдә килеп чыга бу хәлләр. Бу нигездә туып үскән өч улның берсе шул ук авылда йорт салып, башка чыга.Берсе шәһәрдә гомер кичерә. Аларны үстергән, кеше иткән әти кеше исә төп нигездә кече улы гаиләсе белән көн күрә.
Көннәрнең берендә кече ул эш урынын алыштырып, шәһәргә үк күчеп китә. Гаиләсе янына кайтып- китеп йөри. Озак та үтми әти кешегә инсульт булып, ул хастаханәгә эләгә. Арчада ике атна дәваланып чыкканнан соң, кабат килен белән улы гаиләсенә кайта. Улы һаман шәһәр белән ике арада йөреп тора. Авылга ялларга гына кайта. Әти кеше килен һәм онык тәрбиясендә яши. Тора- бара әти кеше киләчәген уйлап, йорт- җирне үз исәнендә , йөри алган вакытында оныгы исеменә яздырырга карар кыла.
Улларының моны кабул итмәячәген аңлап, аларга бу хакта әйтмәскә куша. Еллар уза, бу хакта сүз сөйләшүче булмый. Әти кеше килен белән онык тәрбиясендә яшәп, шулар кулында соңгы сулышын ала.
Әйе, урын өстенә ятарга калгач карый аны уллары. Исән чагында әтинең хәлен белергә бик сирәк килгән уллар аны соңгы юлга да озатышалар. Бу тормышта һәркем үз юлын үзе сайлый шул. Еш кына ахырын уйлап та бетерми адәм баласы. Әнә шулай дип егетләрне акларга да мөмкин.
Тик әти кеше күзен йомуга, улларының өй документлары белән йөри башлавы гына күңелне кайтара. Югыйсә, һәрберсенен дә торыр җирләре бар, җитмәсә, кече улның да күптән үз тормышы-яңа гаиләсе. Йортның онык исеменә рәсмиләштерелгән булуы тынгылык бирми аларга.
Имеш, бабайның оныклары бер бу бала гына түгел. Ә ул оныклар олы кеше авырып ятканда кайда булган, ни өчен берсе дә хәлен килеп белмәгән- ул хакта уйлаган кеше дә юк.Нишләп әле аларның нигезендә энеләренең аерылган хатыны белән кызы яшәргә тиеш? Гәрчә, килен кеше 17 ел шушы йортка хезмәт итсә дә.
Әнә шундый уйлар белән авылда яшәүче олы ул оныкны судка бирергә уйлый. Аңа гаиләсен ташлап киткән кече малай да кушыла. Аларның фикеренчә, йортны оныкка бүләк иткэн вакытта әти кеше уз акылында булмаган. Ешрак кайтып йөрсәләр, аның нинди хәлдә булганын белгән булырлар иде дә бит. Кечкенә генә булса да, мәктәптән кайткач бабайны карап-тәрбияләп торган, соңгы юлга озаткан онык урамда калырга тиеш, күрәсең...
Бу эш буенча суд эше дәвам итә. Ахыры ни белән тәмамланыр – алдагы саннарда язарбыз, дип өметләнәм.
С. Мингатина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев