Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Гаиләгә кереш" проекты старт алды

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә балалар бакчаларында "Семьеведение" ("Гаиләгә кереш") инновацион проектын гамәлгә ашыру буенча эш башланды.

Проектның максаты - балаларны киләчәк гаилә тормышы өчен хәзерләү, гаилә кыйммәтләрен аңлатырга тырышу, өлкәннәрне, бертуганнарны, туганнарны хөрмәтләргә өйрәтү, гаилә традиция­ләренә тугрылык кебек төшенчәләрне бала аңына сеңдерү. Ә гаилә үз чиратында бергәләп күңелле ял итүне, сәламәтлек турында кайгыртуны, үз кулың белән ясалган ихлас бүләкләр бирешүне, балаларга китап-әкиятләр укуны, эшкә өйрәтүне, гаиләдә әти кешенең авторитетын күтәрүне матур гадәткә кертә ала. 19 нчы апрельдә район балалар бакчаларында "Семьеведение" ("Гаиләгә кереш") проектын гамәлгә ашыруны үз эченә алган республикакүләм педагогик укулар үтте. Практик әһәмияте искиткеч булган чарада Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе Рафия Гатауллина белән катнаштык. Олы Әтнә балалар бакчасында да әлеге проект буенча бик матур чаралар үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев