Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаиләдә сугышучылар җинаять җаваплылыгына тартыла

Кызганычка каршы, еш очрый бу төр җинаять. Төп сәбәпләрнең брсе - алкоголь куллану дияргә нигез бар. Исерек ир белән хатын, спиртлы эчемлек кулланган абый белән энекәш сугышалар, нәрсәдер бүлешәләр. Соңгы айда гына районда шундый 6 очрак теркәлде. Бу тоташ эпидемиягә әйләнә күрмәсен иде. Дөрес, бу төр җинаятькә каршы җаваплылык та...

Кызганычка каршы, еш очрый бу төр җинаять. Төп сәбәпләрнең брсе - алкоголь куллану дияргә нигез бар. Исерек ир белән хатын, спиртлы эчемлек кулланган абый белән энекәш сугышалар, нәрсәдер бүлешәләр.

Соңгы айда гына районда шундый 6 очрак теркәлде. Бу тоташ эпидемиягә әйләнә күрмәсен иде. Дөрес, бу төр җинаятькә каршы җаваплылык та көчәйде. Хәзер гаепле зат моның өчен җинаять җаваплылыгына тартыла: Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 116нчы - кыйнау маддәсе үзара якын мөнәсәбәттә торучыларга кагыла. Шушы маддә буенча 1 эш судка озатылган да инде. Бу очракта 360 сәгатькә кадәр - мәҗбүри, яисә бер елга кадәр төзәтү эшләре билгеләү, яисә 2 елгача иреген чикләү, яисә 2 елга кадәр мәҗбүри эшләр, яисә алты айга кадәр арест салу, яисә ике елгача иргеннән мәхрүм итү каралган. Монда бу маддәнең нәкъ менә гаилә эчендә яки туганлык җепләре белән бәйләнүчеләргә карата кулланылуын кабатлап әйтү урынлы булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев