Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Галимнәр тормышның 3,5 миллиард ел элек булганлыгын раслаган

Геологлар 3,5 миллиард ел элек беренчел океан төбендә формалашкан графит фрагментында Җирдәге төп микроб төренең берсе - архей булуын раслаган. ("Казан, "Татар-информ", 19 декабрь). Геологлар 3,5 миллиард ел элек беренчел океан төбендә формалашкан графит фрагментында Җирдәге төп микроб төренең берсе - архей булуын раслаган. Бу хакта PNAS журналында мәкалә басылган....

Геологлар 3,5 миллиард ел элек беренчел океан төбендә формалашкан графит фрагментында Җирдәге төп микроб төренең берсе - архей булуын раслаган.

("Казан, "Татар-информ", 19 декабрь). Геологлар 3,5 миллиард ел элек беренчел океан төбендә формалашкан графит фрагментында Җирдәге төп микроб төренең берсе - архей булуын раслаган. Бу хакта PNAS журналында мәкалә басылган.

Җирдә беренче тере организмнар архея эрасы вакытында барлыкка килгән, әмма кайчан икәнлеге төгәл генә билгеле түгел. Әлегә дәлил булырдай 3,5 миллиард ел элек беренчел океан төбендә табылган микроблар бар. Әмма галимнәр тормышның аңа кадәр үк булырга мөмкин булуын фаразлый.

Өч ел элек япон геологлары, Исуа формациясендәге 3,7 миллиард ел элек Гренландиядә барлыкка килгән графити үрнәкләрен өйрәнеп, тормышның шул вакытта ук булуын дәлилли. Узган ел шуңа охшаш дәлилләр табылган. Ә аннан бер ел элек Австралиядә галимнәр дүрт миллиард ел элек тормыш барлыкка килү мөмкинлеге эзләрен күзаллаган.

Күп кенә геологлар, галим Уолли әйтүенчә, бу бәяләмә белән тамырдан риза түгел. Алар бу хәлнең соңрак - 2,5-3 миллиард элек булганлыгын расламакчы.

Уолли һәм аның коллегалары аларның дөрес булмавын расламакчы. Шуның өчен алар Австралиядә утыз ел элек табылган графитның изотоп һәм химик составын өйрәнмәкче.

Америка геологлары билгеле булган яхшы фактка игътибар иткән - тере организмнарда аларның калдыклары тере булмаган организмга караганда углерод изотоплары пропорциясе үзгә. Бу исә матдәнең органик яки органик булмаган матдә икәнен һәм хәтта аларның кем калдырганлыгын ачыкларга мөмкинлек бирә, дип саныйлар.

Геологлар галимнәрнең беренче бактерияләр белән түгел, ә археяләр - хәзерге вакыттагы эчәклек палочкаларының туганнары, стафилококклар һәм башка микродөнья вәкилләре белән эш итүләрен белдергән. Моннан тыш, калдыкларда углерод-13 өлеше аз булуы әлеге микробларның метан белән тукланырга тырышулары, ә метанның ул вакытта Җир атмосферасында күп булуы турында сөйли.

Әлеге ачыш архейларның барлыкка килүен 800 миллионлап елга этәрә. Уолли тормышның планета белән бергә барлыкка килүен фаразлый.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/19/154617/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев