Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гамил Әсхәдулла: "Мунча ташы"н яратмаучылар да бар

Казанда, чын мәгънәсендә, брендка әверелгән "Мунча ташы" тамашалары гөрли. 37 еллык тарихы булган театр быел башкалада 13 көн буе тамаша куя! Аның ничә еллар дәвамында халыкны үзенә җыя алуы гаҗәп, шул ук вакытта мактауга лаек. Бу юлы артистлар халыкны ничек шаккатыра икән дигән кызыксыну белән УНИКС концертлар залына юл тоттым....

Казанда, чын мәгънәсендә, брендка әверелгән "Мунча ташы" тамашалары гөрли. 37 еллык тарихы булган театр быел башкалада 13 көн буе тамаша куя! Аның ничә еллар дәвамында халыкны үзенә җыя алуы гаҗәп, шул ук вакытта мактауга лаек. Бу юлы артистлар халыкны ничек шаккатыра икән дигән кызыксыну белән УНИКС концертлар залына юл тоттым. Гримеркага килеп кергәндә, артистлар тамашага әзерләнү, битләренә грим салу белән мәшгуль иде.

Алчәчәк Гамилне бизәндерә

Театрның чибәр, талантлы артисты Алчәчәк Әхмәтова "Мунча ташы" театрының җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдуллага грим салып маташа. "Сезгә грим нигә кирәк?" дигәч, "Тамашаны карагач белерсең, әйтмичә торам", - диде Гамил абый. Ул арада театр җитәкчесе белән аралашып алдык.


- Гамил әфәнде, "Мунча ташы"ның быелгы составында нинди үзгәрешләр бар?

Алчәчәк тотынгач, шәп була!


- Театрыбызда 25 елдан артык эшләгән Ульяна Князева "Мунча ташы"ннан китте. Айзирә исемле кыз бар иде, ул да быел юк. Бүгенге көндә театрда өч кыз эшли: Алчәчәк Әхмәтова, Түбән Кама татар дәүләт драма театры артисты Гөлгенә Зәйнуллина һәм Рәзилә Динмөхәммәтова. Егетләр составында үзгәрешләр юк: Рөстәм Рахманкул, Искәндәр Мотыйгулла, Әнфис Кәлимуллин, Илгиз Гыйльфанов, Рөстәм Хәсәнов һәм тавыш операторы Сергей Хоружев. Музыкантыбыз Альберт вафат булганнан соң, бу вазыйфаларны хәзер улым Рамил Әсхәдуллин башкара.


- Яңа программаның исеме "Эләктегезме?" дип атала. Кем кая эләккән яки кемне эләктергән?

Гамил сәхнәгә чыгарга әзер


- Кеше тугач та, бу дөньяга, аннан соң балалар бакчасына, мәктәпкә, гаиләгә, гомумән, тормышка килеп эләгә. Эләгүнең була яхшысы һәм начары. Программада чиновникларга багышланган, балык тотканда, кибеттә, гаиләдә булган сатирик миниатюралар күрсәтелә. Шунысы хикмәтле: 28 ел элек уйнаган миниатюра бүген дә актуаль. Без аны яңадан торгызып, заманча рух бирдек, ә проблемасы шул ук, үзгәрешсез калды. Димәк, гаеп заманада түгел, ә үзебездә - кешеләрдә, өстә утыручы чиновникларда.


- Гамил әфәнде, "Мунча ташы" - бер үк тамашага 10 көннән артык зал тулы тамашачы җыючы бердәнбер театр. Шулкадәр популяр булуыгызның сере нидә соң?

Әнфис (акчасыз)

- Кеше бер көн эшкә бармаса, ач калырга, ипотекасын түли алмаска мөмкин. Күпләр кредитка эләкте, чиновник басымы астына эләкте. Шуңа күрә кеше телиме, юкмы йөгерә, эшли. Безнең 3 сәгатьлек тамашада ул шушы мәшәкатьләрен оныта, өстәвенә бу хәлләрнең ачыктан-ачык күрсәтелүенә сөенеп кайтып китә. Программаны гади халык кына түгел, җитәкчеләр дә күрә. Аннан соң мин җитәкче буларак, бәя сәясәтен дөрес алып барам. Билет бәяләре нибары 400-1200 сум. Эстрада артистлары арасында билет бәясен 3 мең сумга куючылар да бар. Тамашада төрле социаль катлам кешеләре бар, шуны истә тотарга кирәк. Артистларыбыз үз рольләрен зур осталык белән башкара. Дөрес, берсе дә оста артист булып килми, эшли-эшли шомаралар. Безне дә заманында өйрәттеләр. "Мунча ташы" театр студиясе кебек, биредә һаман өйрәнү бара. Балалар өчен бәләкәй "Мунча ташы" оештыру идеясы бар. Теләк бар, идеяләр дә күп, ләкин әлегә җае юк.


- "Мунча ташы"н һәрвакыт тәнкыйтьләп торсалар да, тамашачыгыз бер дә кимеми.

Әнфис (акчалы)


- Безне яратмаучылар, башка театрлар белән чагыштыручылар бар. Ләкин без - эстрада театры, безнең формат бөтенләй башка төрле. Әйе, безнең җитешсезлекләр бар. Кайвакыт "пожалысты" яки башка рус сүзе китәргә мөмкин. Тик ул сүзләр юкка гына кулланылмый, алар теге яки бу образга туры китерелә. Әйтик, алкаш "гафу итегез" дип сөйләшми бит инде. Шуны әйтәсем килә, әгәр кешегә ошамый икән, ул киләсе елга яңадан килеп утырмый.

Мотыйгулла бизәнергә җыена


Сөйләшеп утырып, тамаша башланырга санаулы мизгелләр калганын да сизми калганбыз. Театрга, Гамил әфәнде әйткәнчә, гади халык кына түгел, җитәкчеләр, билгеле шәхесләр дә килгән. Артистлардан Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов бар иде. Программада гади эшченең җитәкче кулына, ир-атның усал хатынга, ирләрнең аракы дигән зәхмәткә килеп эләгүе һ.б., кыскасы, тормыштан алынган вакыйгалар, гыйбрәтле хәлләр юмор аша күрсәтелде. Гамил Әсхәдулланың битенә ни өчен грим салынганын да аңладык: ул үзен тәрбияләп-карап тора торган чибәр хатын-кыз ролен уйнады. Аны күргәч, тамашачы рәхәтләнеп көлде!

Мотыйгулла бизәнә

Күптән түгел генә 60 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, "Мунча ташы" ачылган көннән бирле биредә эшләүче Рөстәм Рахманкул белән яшь артист Рөстәм Хәсәнов тандемын аеруча билгеләп үтәсе килә. Исерек ирләр түгел, ә аларның образны, чынбарлыкны җиткерә белүләре сокландырды. Һәр туган көннәрен эчәргә акча табуга багышлаган ирләрнең башына нинди генә уй килми, хәтта тәрбиягә бала алырга телиләр! Имеш, дәүләт бала өчен акча түләячәк. Миниатюраны Рөстәм Рахманкулның юбилее белән дә бәйләгәннәр: янәсе 60 тулгач, акча эзләү проблемасы юкка чыга, "стабильно" пенсия кереп барачак...

Мотыйгулла бизәнеп бетерде


3 сәгатьлек тамаша бик тиз узды, халыкка җитмәде дә кебек тоелды. Тамашачы һәр артистны көчле алкышларга күмде. Бу юлы да сынатмадылар, гадәттәгечә, матур һәм көлкеле тамаша куйдылар! Гомумән, "Мунча ташы"ның барлык артистлары да сәләтле. Алар кинофильмнар төшерү юнәлешендә дә уңышлы эш алып бара. Соңгы арада "Котырган меңлек" дигән 52 минутлык нәфис фильм төшергәннәр.

Алчәчәк үзе бизәнә

Алчәчәк һәм Гөлгенә

Рамил белән Илгиз

Гамил, Зәйнәп һәм Зөфәр!


Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак: intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев