Гаҗәпләндерүдән туктамыйлар
Мәгариф Гаҗәпләндерүдән туктамыйлар Гыйнвар ае һәм аның соңгы ункөнлеге районыбыз укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен үтә киеренке чор. Чөнки елның елында бу ай ахырында "Ел укытучысы", "Ел тәрбиячесе" бәйгеләре узып аларга нәтиҗә ясала. Быел да узды алар. 26 гыйнвар көнне "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Алгарак китеп җиңүчеләрне атыйк....
Мәгариф
Гаҗәпләндерүдән туктамыйлар
Гыйнвар ае һәм аның соңгы ункөнлеге районыбыз укытучылары һәм тәрбиячеләре өчен үтә киеренке чор. Чөнки елның елында бу ай ахырында "Ел укытучысы", "Ел тәрбиячесе" бәйгеләре узып аларга нәтиҗә ясала. Быел да узды алар.
26 гыйнвар көнне "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Алгарак китеп җиңүчеләрне атыйк. "Ел укытучысы - 2017" республика конкурсының муниципаль этабының җиңүчесе - Гөлфия Галиева, Күңгәр мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе дә. Укучылары ел саен предмет олимпиадаларында призлы урыннар яулый. Кыскасы, зона ярышларына барырга иң лаеклы кандидат. Тьютор. Бердәм республика тестын тикшерү буенча республика комиссиясе члены, эксперт укытучы, тиздән педагогик эш стажы 25 ел булачак. Республикадагы "Иң яхшы авыл мәктәбе" укытучысы да әле ул. Үз эшенә бик җаваплы караучы, төгәл, гадел белгеч. Аның хезмәттәшләре дә, мәгариф бүлеге белгечләре дә шулай бәяли.
II урында Комыргуҗа мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы - Алсу Таҗиева, III нче урында -Гүзәлия Йосыпова, Күлле Киме мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы. Икесе дә бары тик уңай яктан бәяләнәләр.
Быел тагын "Педагогик дебют" номинациясендә бәйгегә ике яшь укытучы катнашты. Аның берсе һәм бар кешене чын мәгънәсендә гаҗәпләндергәне - Айнур Мөхәрләмов, һәм ул бернинди арттыруларсыз 1 нче урынга лаек булды. Әлеге Олы Әтнә урта мәктәбенең математика укытучысы, аның үзгәлеге хакында ишеткәли идек, тик дәрес уздыруы, яңалыклар белән уртаклашуы бу дәрәҗәдә үк булыр дип уйламадык. "Конкурска килгән барлык видеога төшерелгән дәресләрнең иң күп балл җыйганы да Мөхәрләмов Айнурныкы...", булган - бу хакта жюри вәкилләре шатланып сөйләде.
Шушы ук номинациядә катнашып, икенче урын белән бәяләнгән Комыргуҗа мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Аида Гарипованың да искиткеч сәләтле икәнен әйтеп узарга кирәк.
"Сокланып утырдык үзләренә. Бик уңышлы чыгыш ясадылар, чынлап та үз һөнәрләрен сайлаганнар һәм күңел биреп, укучыларны яратып эшләүләре сизелеп тора. Зона ярышларында да шулай чыгыш ясасалар, һичшиксез җиңү читләп узмас",- дип тәэсирләре белән уртаклаштылар тәҗрибәле укытучылар. Мактау мактау белән, камиллекнең чиге юк икәнен дә онытмаслар, үз өсләрендә эшләүдән туктамаслар, дип сокландык үзләренә.
"Ел укытучысы -2017"нең зона ярышларына 1-2 урыннар алган укытучылар һәм Айнур Мөхәрләмов барасы булды.
Елдагыча әлеге бәйгенең сайлап алу этаплары башта районыбыз мәктәпләрендә узды. Һәр мәктәптән -1 укытучы, Олы Әтнә мәктәбеннән ике укытучы сайлап алынды. Бер дәрес видеоязмасы төшерелгән ике дистәләп видео дәрес мәгариф бүлеге белгечләре тарафыннан каралып, бәя бирелде. "Белем бирүдә иң мөһиме дәрес икәнен истә тотып, дәрес бирү осталыгына басым ясадык быел. Башка критерийлар да исәпкә алынды. Шул рәвешле сайлап, 13 укытучының бишесен финалга уздырдык. Аларның һәрберсенең мастер класс күрсәтеп, дәрес фрагменты гына түгел, үз эшләрендәге яңа алымнарны башкаларга җиткерә белү осталыгын карадык"- дип ачыклык кертте укыту һәм методик эшләр буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлшат Закирова.
Финалга узган һәм бәйге барышында мастер класс күрсәткән укытучылар - Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ләлә Хәсбиуллина, Күлле Киме мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәлия Йосыпова, Комыргуҗа мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Алсу Таҗиева, Күңгәр мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Галиева, Яңа Шашы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Корбанова. Боларга өстәп алда язганымча, Олы Әтнә мәктәбеннән Айнур Мөхәрләмов һәм Комыргуҗадан башлангыч сыйныф укытучысы Аида Гарипова да катнашты. Һәркайсы, җиңүчеләр дә, финалистлар да Диплом һәм истәлек бүләкләре белән бүләкләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев