Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Газетагызны үз иттем...”

"Әтнә таңы" газетасының 3 февраль санында "Минем җанның ярты ягы мари..." дип исемләнгән язмада минем турында бик җылы сүзләр язылган иде. Татар шагыйре Сибгат ага Хәкимнең 105 еллыгына багышлап язган мәкаләмне газетагызда басып, кереш өлешенә минем адреска ихлас язган сүзләрегезне бик дулкынланып укыдым һәм үземнең ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Мөмкинлек туганда,...

"Әтнә таңы" газетасының 3 февраль санында "Минем җанның ярты ягы мари..." дип исемләнгән язмада минем турында бик җылы сүзләр язылган иде.
Татар шагыйре Сибгат ага Хәкимнең 105 еллыгына багышлап язган мәкаләмне газетагызда басып, кереш өлешенә минем адреска ихлас язган сүзләрегезне бик дулкынланып укыдым һәм үземнең ихлас рәхмәтемне җиткерәм. Мөмкинлек туганда, газетагыз белән танышып, аңлаган кадәрен укып барырга тырышам. Беррәттән үземнең хатирәләрем белән дә уртаклашырга булдым, сезгә дә кызыклы булыр.
Аз гына үзем турында: миңа 71 яшь, аның 46 елын Мари иленең Досметкино авылында гомер иттем. Мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләдем. Безнең Горелово мәктәбендә Күлле Киме балалары Билалов Динар, Әхмәтшин Ленар, Сәфәров Әсхәт укыдылар. Әти-әниләренең, балалары русча аралаша алсын өчен, аларга рус телен өйрәтәселәре килгәндер. Шулай булмаса, үз авылларында урта мәктәп була торып, бу балалар безнең сигезьеллык мәктәптә укымаслар иде. Әлеге балаларның барысы да яхшы укыдылар, тыңлаучан һәм тәртипле булдылар. Хәтерлим әле, Әсхәт спортны бик яратты, чын спортсмен иде ул. Мин аның әнисен, Нәкыя Фатыйховнаны да яхшы хәтерлим. Без аның белән дуслар идек. 7-8 ел элек ул миңа кунакка килә иде, ул да укытучы булып эшләде, ә ике укытучының сөйләшер сүзе бетми. Мин аның мандолинада уйнавына бик соклана идем, күпме тыңласам да аның уйнаганын тыңлап туя алмадым. Ул вакытлар турында анда да, миндә дә бик матур хатирәләр саклана.
Ике милләтнең ике мәктәбе дә һәрчак аралашып торды. Без, Күлле Киме һәм Горелово мәктәбе укытучылары, гел аралашып, дуслар булып яшәдек. 1 июнь - балаларны яклау көнендә ике республиканың чигендә ике мәктәп укучылары белән "Дуслык учагы" оештырып, төрле уеннар, спорт буенча ярыш­лар үткәрә идек. Әлеге чарага Әтнә районының да, Мари иленең дә башка мәктәп укучылары да килә иде. Бер елны Параньгадан да килделәр. "Ягез әле, егетләр!" бәйгесен дә менә шулай үткәрдек. Бер-беребезгә йөреп концертлар куя идек. Бу чараларны Күлле Киме мәктәбе укытучылары Гөлсинә Габделхаковна, Саймә Әхәтовна, Сания Фәритовна, Луиза Әглиевна да яхшы хәтерлиләр. Әле дә сагынып искә алабыз.
Татарстан Республикасының Күлле Киме мәктәбендә урнашкан Сибгат Хәким музеена без яратып йөрибез. Ник дигәндә бу музейның яшь буынны тәрбияләүдәге роле бик зур. Үзеңнең милләтең белән горурланырга өйрәтә ул, алай гына да түгел патриотизм хисләре көчәя, күңел нечкәрә. Бу бәхәссез. Һәм минем менә шундый музейны оештырган мәктәп коллективына, аның җитәкчеләренә, билгеле инде музейны булдырып, экспонатлар туплаган, аларның һәрберсенең тарихын белгән, шул мәгълүматны башкаларга җиткерә алган Луиза Шәмсиевага хөрмәтем зур. Алар безне һәрчак якты йөз белән каршы алалар. Һәм бу ике күрше республика халкының дуслыгы бүген дә дәвам итә, ныгый.
"Әтнә таңы" газетасында минем язмаларымны урнаштырып, аларны газета укучылар яратып укыйлар икән, бу үзе үк Татарстан халкының тормыш, яшәү шартларын үстерүдә мари диаспорасының да роле бар дигән сүз. Һәм мин моңа бик шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев