Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Геройлар арасында адашып йөрим

Дустыбыз Мөнир Шакиров Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрыннан зур хисләр белән кайткан. Бу хакта ул менә ниләр яза.

Күңел һаман да Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры сәхнәсендәге геройлар арасында адашып йөри... Әтнә театры Әтнә театры инде ул, монда инде артык купшы сүзләр сөйләүнең мәгънәсен күрмим, чөнки 100 еллык тарихы булган Әтнә театры башкача була да алмый! Аяз Гыйлаҗевның күпләребезгә таныш "Югалган көн" әсәрен Әтнә театры бу кичтә тулаем ачып, тамашачылар күңеленә җиткерә алды. Театрыбыз яңа яшь артистлар белән елдан-ел тулылана барса да данлыклы Әтнә театры үз йөзен, 100 ел дәвамында казанган дәрәҗәсен югалтмый һаман да алга, югары биеклекләргә менүен дәвам итә. Моның өчен артистларыбызга, театрыбыз өчен җанын бирергэ әзер булган җитәкчелеккә мең-мең рәхмәт һәм афәрин диясе генә кала!

Шатланам һәм горурланам Сезнең белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев