Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гыйбрәтле тормыш юлы

Сүзем Күшәр авылында гомер итүче, гыйбрәтле тормыш юлы узган, берсеннән-берсе кечкенә өч кыз балаларын тол калып үстереп, аякка бастырып, бүгенге көндә дә аларны кайгыртып яшәүче Галиева Фәгыйлә Мостафа кызы турында.

Фәгыйлә апа районы­быз­ның Кече Әтнә авылын­да Мостафа абый белән Рау­зикамал апай гаиләсендә 1934 елда, беренче балалары булып, дөньяга аваз сала. Аның да балачагы авыр сугыш елларына ту­ры килә. Әтисе авыр яраланып булса да исән-сау сугыштан кайта, энесе Мансур һәм әти-әнисе белән колхозда эшләп, мал-туар асрап көн кү­рәләр. Әтисе Мостафа абый киез итекләр сугып ти­рә-юньдәге, хәтта Мари илендә яшәүчеләргә, авыл­дашларына ярдәм итә. Элек тә, хәзер дә, кәсеп итмичә генә тормышны алып барып булмый. Алар да яңа йорт, каралты-кура җиткерәләр. Хәзер алар вафат. Фәгыйлә апага яшьтән төрле авыр эшләрдә эшләргә, урман кисәргә, язылып китеп торф чыгарырга туры ки­лә. Яшьлек гомере матур булса да, әти-әни янында гына яшәп булмый, аны Күшәр авылына Илдус исемле егеткә кияүгә димлиләр. Шулай итеп ул Күшәр авылына килен булып төшә. Кайнанасы Фәйрүзә апа белән тату булып, колхозда эшләп, шәл бәйләп яши алар. Хәзер ул да вафат. 1960 елда беренче кызлары Фирдания дөньяга килә. Матур гына яшәгәндә 1962 елда көчле яңгыр буаларны ярып, болыннарны су баса. Ире Илдус тана көтүе белән төнлә су астында кала. Шунда үзенә гомерлек чир йоктыра, бу вакытта Фәгыйлә апа больницада икенче кызы Фәнияне табып ята. Илдус абый никадәр генә больницада ятып дәваланса да, тазарып китә алмый. Өченче кызларына 6 ай тулганда бу дөньядан китеп бара. Бу ачы хәсрәтнең авырлыгын үз башына төшкән кеше генә аңлар, тик ул югалып калмый, кайнанасы белән кара-каршы, кулга-кул тотынып балаларны үстерәләр. Тормыш дәвам итә, кызлары үсеп җитеп, бер-бер артлы кияүгә чыгалар. Матур гына яшәгәндә Фәниясенең ире вафат була. Ике баласын кочаклап әнисе янына кайтып төшә Фәния. Икенче кызы Фирдания дә үзләренең авылыннан Фоат исемле егеткә кияүгә чыга, алар да ике бала үстереп башлы-күзле итеп, Яңа Әтнәдә яшиләр. Төпчек кызы Әл­финур Казанда үз гаиләсе белән балалар үстерәләр. Фәгыйлә апа белән бергә яшәгән Фәния хәзер үзе кайнана, дәү әни - улы, килене, үзе, бер йорттан өчәүләп фермага эшкә чыгып китәләр. Фәниянең кызы да Дөбъяз егетенә кияүгә чыгып, бер бала үстерәләр. Фәгыйлә апа өйдә оныкчыкларын карый, алар кайтышка ашарга пешерә. Бу тырыш гаилә хакында әйбәт сүзләр генә ишетәсең. Бу ике тол хатын ирле кешеләрдән артык итеп йорт җиткереп, каралты-кура яңартып, гел төзелеш эшләре белән мәшгуль. Шунсыз булмый, авыл җирендә берсен тө­зисең, икенчесе туза, ише­леп төшкәнен кө­теп ят­мыйлар. Үзләре­нең элек­ке "Искра" колхозын җи­тәкләгән Фәйзи абыйга бик рәхмәтле Фә­гыйлә апа. "Нинди генә йомышым төшеп барсам да, гозеремне тыңламый калмады", - ди. Менә шулай итеп хәзер Фәниянең улы Алмаз әти кеше, килене Алисә, ике уллары Азат, Альмир - Фәгыйлә апаның тормы­шы­ның дә­вамчылары.

Бала­ларына куанып, сә­­ламәтлектә озак ел­лар яшәргә Аллаһы Тәгалә хәерле гомер бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев