Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гимнның яңа сулышы

ТР Дәүләт Советы депутатлары Татарстан Җөмһүриятенең дәүләт гимнына текст раслады.

Татарча текстның авторы - Рамазан Байти­меров. "Туган ягым" шигырен ул узган гасырның 1970 елларында язган. Шул ук Рамазан Байтимеров шигырьләре кайчандыр Рөстәм Яхинны гимн буларак кабул ителгән көйне язуга илһамландырган да инде. Шигырьне бәйгегә шагыйрьнең кызы Гөлшат Кушилкова җибәргән. Ә гимн таләпләренә туры килердәй итеп аны Гәрәй Рәхим үзгәртә. Гимнның тексты татар һәм рус телләрендә 8әр юлдан тора. Текстның рус теленә тәрҗемәсен Филипп Пираев ясаган. Укучыларыбыз Татарстан Дәүләт гимны белән танышмы? Аны ничек кабул иткәннәр? Сораулар белән районыбыз халкына мөрәҗәгать иттек.

Резеда Рәфкать кызы Нигъмәтҗанова, Бәрәскә мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

- Гимнның текстын укыдым, хоккей матчы барышында тыңладым да, шуңа күрә үземне аның белән таныш дип саныйм. Сүзләре, эчтәлеге бик ошады, республикабызның яшәеш- көнкүрешенә туры килә дип саныйм, көе дә бик матур. Шәхсән, үзем Татарстанда яшәүче, үзен республика гражданины дип санаган һәркем гимнны яттан белергә тиеш, дип саныйм. Мәктәбебездә җыр дәрес­ләрендә, тәрбия сәгатьләрендә балаларны гимн сүзләре белән таныштырырга кирәклеге турында сөйләштек. Дәүләт символлары белән кеч­кенәдән танышып үсү­ләренә ирешү - безнең бу­рыч дип саныйм.

Венера Хәй кызы Нәҗмиева, лаеклы ялдагы укытучы

- Гимнның эчтәлеге бе­лән танышмын. Сүзләре бик мәгънәле, рухи халәтебезгә туры килә. Татарстанда яшәүче кеше бу­ларак дәүләт гимны белән горурланам, ике телдә булуы республикабызда күп милләт вәкилләренең дус-тату яшәүләренә ишарә итеп кабул итәм. Чын күңелдән кабул итүчеләр үз теләкләре белән өйрәнер дип уйлыйм. Үзем мәҗбүри рәвештә өйрәтүгә каршы­мын.

Илнар Илдар улы Гә­лиәхмәтов, Күңгәр авыл җирлеге башлыгы

Көен күптән ишетеп белсәм дә, сүзләре белән шушы көннәрдә таныштым. Күптән кирәк иде, символ буларак ул һәр илнең үзенеке. Һәм ул халык тарафыннан җыр булып кына түгел, нәкъ менә гимн буларак кабул ителсен иде. Аны барыбыз да белергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев