Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлдания суд юлында йөри - "Әтнә таңы"

Яр Чаллы шәһәр судында карала торган эштә җырчы Гөлдания Хәйруллина зыян күрүче сыйфатында катнаша икән. Баксаң, былтыр аның «Газель» машинасын куып алып киткән булганнар. Ә ул машина җырчы өчен бик тә кадерле - вакытсыз якты дөньядан киткән ире Рөстәм турында истәлек ди. Алар аны бергәләп 2004 елда Ульяновскидан барып алганнар,...

Яр Чаллы шәһәр судында карала торган эштә җырчы Гөлдания Хәйруллина зыян күрүче сыйфатында катнаша икән.

Баксаң, былтыр аның «Газель» машинасын куып алып киткән булганнар. Ә ул машина җырчы өчен бик тә кадерле - вакытсыз якты дөньядан киткән ире Рөстәм турында истәлек ди. Алар аны бергәләп 2004 елда Ульяновскидан барып алганнар, аннары бөтен Россия буйлап шушы машинада гастрольләрдә йөргәннәр.

Машинаны куып алып китү белән бәйле эш 2015 елның сентябреннән бирле карала. Аны йорт яныннан Сарманнан 25 яшьлек аек булмаган хәлдәге егет алып киткән. «Сигезле» ясап барган машинаны ерак та китмичә ЮХИДИ инспекторлары туктаткан. Тик ул шул арада машина белән бордюр өстенә менәргә һәм аңа зыян китерергә өлгергән. Шулай да үз гаебен танымый. Сүз уңаенда әйткәндә, егет элек алты тапкыр хөкем ителгән.

Җырчыга ремонт 80 мең сумга барып төшкән. Судта катнашу Гөлданиянең иҗат планнарына да төзәтмә керткән. Хәзерге вакытта ул композитор иренең иҗатына багышланган хатирәләрне китапка туплау белән мәшгуль."Әлмәт таңнары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев