- Быел май аенда машина йөртү тәҗрибәмә 5 ел тула. Миңа ни өчендер ак машиналар ошый. Беренче тимер атым да ак төстә иде, яңасы да ак. Ниһаять, хыялым тормышка ашты - BMW X4 машинасын алдым! Мәктәптә укыганда ук ак BМW турында хыялландым. Мин аны яратып "күбәләгем" дип йөртәм. Машинаны үзем сатып алдым. Бер ел буе әзерләндем, акча җыйдым. Хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын! - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Гөлназ Батталова. Хәзерге вакытта җырчы Мәскәүдә зәркән брендлы оешманың рекламасында төшүен белдерде.
Казанда яшәүче җырчы Диана Таҗетдинова исә Lexus ES250 машинасы алган. "Машина йөртү таныклыгын 18 яшемдә алдым, 13 яшьтән бирле рульдә йөрим. Бу тимер атым - дүртенчесе. Фотода бантик белән бәйләнгәнен күргәч, күбесе бүләк ителгән дип уйлады. Юк, машинаны бүләк итмәделәр, үзем сатып алдым. Хыялымдагы тимер атны алуыма сөенеп туя алмыйм, мин бик бәхетле!" - диде Пермь өлкәсендә концертлар куеп йөрүче җырчы Диана Таҗетдинова.
Гөлназ белән Диананы чын күңелдән котлыйбыз! Машиналарыгыз ватылып борчымасын! Юлларыгызда яшел утлар гына янсын!
Нет комментариев