Гөлүсә Батталованың яңа иҗат җимеше! Сокландыргыч
Син - көчле бит, диләр. Ә мин менә Кабыгыма кереп бикләндем. Нәзберек җан хәлсез гәүдәм булып, Аратасын куйды чикләрнең. Җебегән, дип, яңаклады берәү, Башны иеп тордым, дәшмәдем. Иңнәремдә адәм күтәрәлмәс Йөгем барда кирәк яшьләрем... Хисләреңдә - пафос, диде кемдер, Ышанмады ихлас йөрәккә ... Ясалмалык минем сүрү түгел, Хакыйкате үткән үзәккә....
Син - көчле бит, диләр. Ә мин менә
Кабыгыма кереп бикләндем.
Нәзберек җан хәлсез гәүдәм булып,
Аратасын куйды чикләрнең.
Җебегән, дип, яңаклады берәү,
Башны иеп тордым, дәшмәдем.
Иңнәремдә адәм күтәрәлмәс
Йөгем барда кирәк яшьләрем...
Хисләреңдә - пафос, диде кемдер,
Ышанмады ихлас йөрәккә ...
Ясалмалык минем сүрү түгел,
Хакыйкате үткән үзәккә.
Җансыз, диеп, җанны ашадылар,
Безгәме соң каты бәгырьлек!..
Дөнья үзе - тере гәүдәләрне
Үле җаннар баскан каберлек...
Яши белмим, ахры, кысаларда -
Ызаннары күптән җимерек.
Күндәмлеккә ант эчкәндә генә
Баш калкытып куя кирелек.
Җайсыз адәм, диеп, һич булмаса ,
Җиз иләккә салып иләгез!
Мең юньсезлек аша исән калган
Татарлыкка ләкин тимәгез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев