Гомәр Мәрдәнов: "Балалар сугыш беткән, бүген укулар булмый, өйләрегезгз кайтыгыз”
"12 яшемнән театр сәнгате белән җенләндем" Еллар уза, буын арты буын алмашына. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы бүген дә үзен сиздереп тора. Сугыш дип әйтүгә, мин әниемне күз алдыма китерәм. Безнең Иске Җогып авылы кечкенә генә булса...
"12 яшемнән театр сәнгате белән җенләндем"
Еллар уза, буын арты буын алмашына. Кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга җиде дистә елдан артык вакыт узса да, аның ачы кайтавазы бүген дә үзен сиздереп тора. Сугыш дип әйтүгә, мин әниемне күз алдыма китерәм.
Безнең Иске Җогып авылы кечкенә генә булса да, нык авыл иде. Халык бердәм булып эшләде, яшәде.
Җәйге матур көн. Без малайлар белән шау-гөр килеп урамда уйныйбыз. Шулчак урамда торган радио янына халык җыела башлады. Олыларга ияреп, без дә радио кырыена килеп бастык. "Германия сугыш башлады" - әлеге сүзләрне әйтүгә хатын-кызлар елый башлады. Ә без, малай-шалайлар, сугыш сүзенең тирән мәгънәсен аңлат бетерми идек әле шул. Акрынлап авылдан сугышка китүчеләрне озатулар башланды. Ә безнең озатыр кешебез юк иде. Безнең гаилә кечкенә генә иде - әни, 1927 елгы абыем һәм мин. Әтием сугыш башланганчы ук вафат булды.
Никадәр генә сәер тоелмасын, сугыш елларында без ачтан тилмермәдек. Әнием бик тырыш хатын иде. Сыер асрады. 27 сотый җиребездә бәрәңге үстерде. Безнең бәрәңгене Сталинградтан кайтып алып киттеләр хәтта. Әйткәнемчә авылыбыз нык тормышлы булгангамы, сугыш елларында ачтан үлүчеләр булмаса да, шешенүчеләр булды. Язга чыгуга авыл халкы какы, кузгалак һәм ише ашарга яраклы үләннәр белән тукланды. Аннары авылда бер-береңә ярдәм итү дә көчле иде.
Абыемны 1943 елда ФЗОга алдылар. Шул китүдән ул туган авылга кире әйләнеп кайтмады. Нефть эзләү буенча разведкада эшләп, төрле шәһәр, авыллар аша узып, Кыргызстанга кадәр барып җиткән. Шунда төпләнеп калды да. Без әни белән икәү генә яшәдек.
Без, малайлар да яшьли эш тәртәсенә кердек. 1943 елның җәй аенда мин эшли башладым. Ул елларда сиңа унике яшь тулдымы, кызмы син яки егет кешеме 50 көн мәҗбүри хезмәт көне эшләү бар иде. Бригадир безне мәктәптән кайтканны дүрҗ күз белән көтеп ала торган иде. Колхозда нинди эш бар, барысын да эшләдек. Печән дә чаптык, җир дә сөрдек, чәчүен дә чәчтек. Атлар күтәрәмәгә чыккач, үгезләр җиктек. Эшне авыр дип тормадык, өлкәннәр белән бер булып эшләдек. Әни иртә белән эшкә киткәндә, иртәнге сәгать өчтә уята торган иде. Ә минем йоклыйсы килә. "Улым йоклап китмә, эшкә соңга кала күрмә", - дип әйтеп, утыртып, мендәр белән терәтеп куя торган иде. Шулай да әнинең йөрәге түзми күпмедер вакыттан соң яңадан кайта. Ә мин йоклап киткән булам шул инде. Ә авылдагы эшләрнең иң авыры әниләребеә җилкәсенә төште. Коедан салкын су ташып, сыер савулар җиңел булмады аларга. Кичке якта әни эштән кайта, аягындагы чабатасы бозланып каткан була, сала алмый. Шуңа да иң элек аны салам яккан мичкә куеп җебетә торган иде. Ул сугыш елларын, әниемнең газапланган вакытларын искә алам да, йөрәгем кысылып куя. Адәм баласы шушы авырлыкларга да түзгән бит. Әнием 85 яшенә кадәр гомер кичерде.
1943 ел. Ул елларда Яңа ел, 8 март, май, октябрь бәйрәмнәрендә концерт куюлар бар иде. Офицер хатыны булган Тәскирә апа мине чакырып алды да: "Энем, минем сиңа бер йомышым бар. Әйдә клубта спектакль куябыз. Театр уйныйбыз. Син бер малай ролен уйнарсың", - диде. Театр, спектакль - мин бу сүзләрнең мәгънәсен аңламасам да, Мирсәй Әмирнең бер пәрдәлек "Киез итек вакыйгасы"нда Ваня исемле малай ролен башкардым. Менә шул тәүге ролем, минем гомергә театр, сәхнә белән бәйләде. Мин театр сәнгате белән җенләндем. Мунчага барып, спектакль куя торган идем. Ләүкә сәхнә, ә урындыкта тамашачылар - иптәшләрем. Авылыбызның егет-кызлары белән спектакльләр куя башладык. Алар мине тыңлый торганнар иде. Мин алар арасында командир булдым. Нурия апага киләм дә: "Нурия апа, фәлән көнне клубны җылытырсың әле, спектакль уйныйбыз", - дия торган идем. Салам, чыбык-чабыклар белән ике катлы клуб каян килеп җылынсын инде. Бары тик төтен исе генә чыга. Спектакль карарга килгән халык, бияләйләр киеп утыра, ә без юка күлмәкләрдән спектакль уйныйбыз. Җәлли торганнар иде үзебезне. Спектакльләребезне яратып карый торганнар иде. Ә без куанабыз. Безнең авыл кечкенә булгангагамы, профессиональ артистлар килми иде. Без үзебез концерт-спектакльләр куйдык. Сугыш еллары булса да, халык клубка бик күп килә торган иде. Авылга үлгән хәбәрләр килә башлагач, авыл халкы бирегә килеп, аз гына булса да, онытылып тора иде. Үзара сөйләшәләр, елап та ала торганнар иде. Авыр булса да, авыл яшәде, тормыш дәвам итте.
Сугыш тәмамланган хәбәрне безгә укытучылар җиткерде. Мин бу вакытта Чембулат җидееллык мәктәбендә укый идем. "Балалар сугыш беткән, бүген укулар булмый, өйләрегезгз кайтыгыз", - диделәр. Без һәммәбез "Ура-а-а" дип кычкырдык. Шатлана-шатлана өйләребезгә йөгердек. Сугыш беткән, сугыш.
1948 елда елда Казандагы театр училищесына укырга кердем. Әнием дә каршы килмәде. Югыйсә, безнең нәселдә сәнгать кешеләре бөтенләй дә булмаган. Бабаем мәэин булган, муллалар нәселеннән мин. Һәм гомер буе театр сөнгатенө намус белөн хезмәт иттем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев