Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Гонконг” гриппы котырына

Татарстанда грипп белән авыручылар арткан. Декабрь урталарыннан башлап республикада 242 кешегә әлеге диагноз куелган, 93е - балалар. Пәри башка, җен башка дигәндәй, гриппның быелгы A(H3N2) төре, икенче төрле әйткәндә "гонконг" гриппы алдагы елларда күзәтелгән "дуңгыз грип­пы"ннан куркынычсызрак, җиңелрәк уза, ди белгечләр. "Дуңгыз гриппы вакытында өзле­гүләр тиз арада килеп чыга иде,...

Татарстанда грипп белән авыручылар арткан. Декабрь урталарыннан башлап республикада 242 кешегә әлеге диагноз куелган, 93е - балалар. Пәри башка, җен башка дигәндәй, гриппның быелгы A(H3N2) төре, икенче төрле әйткәндә "гонконг" гриппы алдагы елларда күзәтелгән "дуңгыз грип­пы"ннан куркынычсызрак, җиңелрәк уза, ди белгечләр. "Дуңгыз гриппы вакытында өзле­гүләр тиз арада килеп чыга иде, аны йөкле хатын-кыз­лар аеруча авыр кичерде", - диде кичә сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин Министрлар Кабинетында булып узган брифингта.

Грипп тын юллары вируслы инфекциясе чир­лә­реннән кисәк кенә бик куәт­ле башланып китүе белән аерылып тора. Иртән ул-бу сизелми, төштән соң яки кичкә таба урынга егылыр дәрәҗәдә хәлең бетә, калтырата, туңдыра, буыннар сызлый. Бу халәтне үзе берничә көн авырып алган кеше гомердә дә онытмый. "Декабрь уртасыннан авырый башладык, чирне оныгыбыз балалар бакчасыннан алып кайтты, ахры. Башта ул температурасы күтә­релеп ятты, аннары барыбыз да чирләп беттек. Дарулар эчкәч, терелгән кебек булабыз да, берничә көн­нән чир яңадан әйләнеп кайта. Берничә тапкыр шулай кабатланды. Көчле дарулар эчеп кенә котылдык", - дигән иде Лаешта яшәүче туганнарыбыз. Авыл җи­рендә кай төшең авыртса да, фельдшер чакыртасың яки аңа үзең барасың. Грипп чорында да җавап­лылык - алар өстендә. "Ныклап авырып киткән кешеләрне хастаханәләргә салу ягын кайгырту да - аларның бурычы", - диде кичә министр.

Бу көннәрдә пульмонологларның да эше күбәйгән, чөнки грипптан өзлегү аркасында, чир үпкә ялкынсынуга китергән очраклар да шактый икән. Монысы да - ел да була торган нәрсә. Кызганыч, үлем-җи­тем­нәр дә бар инде. Бу көннәрдә Чаллыда яшь ярымлык инвалид бала грипп китереп чыгарган өзлегүләрдән вафат булды. Ул 21ендә авырый башлаган, 23ендә якыннары "ашыгыч ярдәм" бригадасы чакыра. Белгечләр сабыйны шәһәрдәге йогышлы авырулар хастаханәсенә илтә. Бала тумыштан башка хроник чирләр белән дә җәфалана, шуңа күрә аңа прививка да ясамыйлар. "Табибларга соң мөрәҗәгать иткәннәр. Үз белдегең белән дәва­ланырга ярамый, авырый башлагач, ике-өч көн үткәнне көтмәгез, аз гына температура күтәрелсә дә, поликлиникага барырга кирәк", - ди Гадел Вафин.

Аның әйтүенчә, узган грипп чорында пенсия яшендәге ике кеше үлгән. Тын юлларындагы хроник чирләре дә өзлегү китереп чыгарган булырга мөмкин. Шуңа күрә белгечләр сулыш юллары, йөрәк чирләре белән ин­тегүчеләргә көзге чорда ук гриппка каршы вакцина ясатырга киңәш итә. Ә элеккеге футболчы Татьяна Ре­пей­кинаның грипптан үлүен инкарь итте министр.

Грипп белән авыручылар Казанда, Чаллыда, Чистайда, Алабугада, Яшел Үзәндә теркәлгән. Шулай да Казан халкы күбрәк авырый. Казан хастаханәләрендә тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе һәм грипп­ның катлаулы очрагыннан дәвалау өчен өстәмә ятак урыннар булдырылган. Уз­ган атнада үпкәсе ялкынсынган 416 кеше дәвалау оешмасына эләккән, алар­ның 94е - балалар. ОРВИ китереп чыгарган өзлегү­ләрдән бер атна эчендә 535 кешене хаста­ханәгә салганнар. Бу сезонда 5 мең 655 кешенең, 1 мең 878 баланың үпкәсе ялкынсынган. ОРВИ белән авыру очраклары берән-сәрән булса да, сентябрь урталарыннан ук теркәлә башлады. Шул чордан бүгенгәчә - 347 мең 14 кеше авырган. Республика халкының 9 проценты бу.

Тын юллары вируслы инфекциясе һәм грипп белән авыручылар гыйнварның беренче, икенче атнасында 62 процентка арткан, аннары азрак чигенеш күзәтелә. Ә дүртенче атнада инде тагын артып китә. Роспот­ребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, чирнең февраль аенда да бирешергә исәбе юк, күтәрелеш булачак әле. Белгеч шуңа күрә саклану чаралары күрергә чакыра. Грипп куркынычы беренче чиратта авыр хезмәт башкарып, организмы йончыган ке­шеләргә, тормыш шартлары авыр булганнарга, хроник чирле кешеләргә яный. Республикадагы мәга­риф оешмаларына килгән­дә, 15 мәктәпнең 34 сыйныфында укулар вакытлыча тукталып торган. Бу уңайдан тулысынча ябылган мәктәп­ләр әлегә юк. Россиядә, гомумән, гриппның котырынган мәле. Төбәкләрдә 2 меңнән артык мәктәп, 400гә якын балалар бакчасы ябылган. Бу хакта илнең баш санитария табибы Анна Попова кисәтте. Әлеге йогышлы чирләр күтәрелеше 37 тө­бәктә күзәтелә икән. Кайбер төбәкләрдә дистанцион укуга күчеп торганнар.

http://vatantat.ru/index.php?pg=247

Фэния Арсланова ("Ватаным Татарстан", /№ 15, 01.02.2017/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев