Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ Гонконг” гриппыннан ничек сакланырга?

" Гонконг" гриппыннан ничек сакланырга? Быел гриппның шактый куркыныч төре - H3N2 таралыш ала. Халык арасында аны "Гонконг гриппы" дип йөртәләр. Чөнки ул беренче тапкыр 1968 елда Горконгта "баш күтәрә". (H3N2) - Әлеге төр гриппның Әтнә районына да килеп җиткәнен хәбәр иткән идек инде. ОРВИның киң таралуын да хәбәр итеп...

" Гонконг" гриппыннан ничек сакланырга?

Быел гриппның шактый куркыныч төре - H3N2 таралыш ала. Халык арасында аны "Гонконг гриппы" дип йөртәләр. Чөнки ул беренче тапкыр 1968 елда Горконгта "баш күтәрә". (H3N2) - Әлеге төр гриппның Әтнә районына да килеп җиткәнен хәбәр иткән идек инде. ОРВИның киң таралуын да хәбәр итеп торабыз.

Чирләмәс өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Табиб киңәшләренә тукталыйк әле. Район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова, дәвалаучы табиблар Лилия Сибагатова, Ринат Хәкимҗанов саклану чараларына игътибар итәргә кушалар.

- Кирәксә кирәкмәсә кеше күп җыйнала торган урыннарга бармаска тырышыгыз. Бара калсагыз, маска киегез һәм җылы киенергә кирәк. Туңмаска тырышыгыз! Гриппка каршы тору өчен организмның сәламәт булуы кирәк, ә моның өчен дөрес туклану бик мөһим. Калорияле ризыклар белән тукланырга тырышыгыз, чөнки организмның тыштан гына түгел, эчтән дә җылынуы мөһим. Икенчедән, иммунитетны ныгыту өчен поливитаминнар, аеруча С витамины кирәк. Сарымсак, суган, кишер, тозлы кәбестә, лимон һәм грейпфрут кебек яшелчә һәм җиләк-җимешләр ашау файдалы. Авызыгызны, тамагыгызны чайкатып торыгыз, кулларыгызны сабынлап еш юыгыз. Эпидемия вакытында марлядан ясалган маскалар кисәгез яхшы.

- Беренче билгеләре нинди соң?

Хәлегез китеп, температура күтәрелүен, сизәсез икән, урынга ятарга тырышырга кирәк, тирләү мөһим. Авырту тир белән чыга. Берничә кат юрган ябыныгыз, кайнар чәй, гөлҗимеш төнәтмәсе, содалы сөт эчегез, тавык шулпасы ашагыз. Ашыйсыгыз килмөсө үзегезне көчләмәгез. Тирләгәннән соң киемегезне корыга алыштырырга онытмагыз. Авырган килеш эшкә яки укырга бармагыз, чирегезне башкаларга йоктырмагыз. Моның өчен поликлиникага барып йөрисе юк, "Ашыгыч ярдәм" фельдшерын чакырыгыз, ул участок табибы белән элемтәгә керәчәк һәм сезгә больничный ачачак. Урында ятыгыз, кайнар чәй яки башка сыеклык эчегез, халык дәвалау чараларын кулланыгыз. Антибиотикны үз белдегегез белән эчмәскә кирәк, ОРЗ һәм грипп вируслы инфекцияләр вакытында антибиотиклар эчү файдасыз. Арбидол, ингавирин, эргоферон кебек вируска каршы препаратлар да авыруның беренче көннәрендә генә файдалы. Салкын тию гадәттә бер атнага бара. Аннан озаккарак китсә, табибка мөрәҗәгать итегез. Грипп үзе түгел, грипптан өзллегү куркыныч икәнен онытмагыз.

Грипп һәм салкын тию ни белән аерыла?

Грипп вакытында хәл кинәт начарлана, 39-40 градус температура 3-4 көн дәвамында саклана, калтырау, күзне йөрткәндә дә баш авырту була, аны хәтта авыртуны баса торган дарулар белән дә җиңеп булмый, 2-3 тәүлектән соң томау, тамак төбе авырту барлыкка килергә мөмкин, төчкерү гадәттә булмый, еш кына күзләр кызара, нык арыганлык, йокысызлык сизелә.

Салкын тигәндә тән температурасы якынча 38 градуска кадәр күтәрелә, арыганлык барлыкка килә, йөткерү-төчкерү туктамый, бер тәүлек яки аннан күбрәк югары температура торганда йокысызлык, баш авыртуы барлыкка килергә мөмкин.

"Йөткергәндә, төчкергәндә авызыгызны кулыгыз белән капламагыз, каплаган очракта шул кулыгыз белән күзегезне, борыныгызны сөртеп, үзегез үк вирус таратасыз. Кулъяулыгы булмаган очракта беләгегез белән капларга кирәк авызны. Кулыгызны гел сабынлап юарга гадәтләнегез. Авыручы кешедән 1 метр ераклыкта булырга тырышыгыз. Җәмәгать урыннарында төкермәгез. Авыруны аерым бүлмәдә тотсагыз яхшы ",- белгечләр шулай диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев