Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Гонконг” Әтнәгә дә килеп җитте

"Гонконг" Әтнәгә дә килеп җитте Әлегә кадәр грипп безне читләтеп узды. Авыруларның анализларын тикшерергә җибәреп карасалар да, грипп расланмады. ОРВИ авыртуы белән генә көрәштек. Кызганыч, грипп читләп уза бугай дип торганда, "Гонконг" дип аталып йөртелә торган грипп безгә дә килеп җитте. Районыбыздагы бер яшүсмернең Казанга тикшерүгә җибәрелгән анализы узган атнада...

"Гонконг" Әтнәгә дә килеп җитте

Әлегә кадәр грипп безне читләтеп узды. Авыруларның анализларын тикшерергә җибәреп карасалар да, грипп расланмады. ОРВИ авыртуы белән генә көрәштек. Кызганыч, грипп читләп уза бугай дип торганда, "Гонконг" дип аталып йөртелә торган грипп безгә дә килеп җитте. Районыбыздагы бер яшүсмернең Казанга тикшерүгә җибәрелгән анализы узган атнада әнә шундый диагноз белән кайтты.

- Яшүсмернең хәле уңайлана, авыру күзәтү астында, дәвалана. Райондашларны игътибарлы булырга чакырабыз, ОРВИ авыртуы да арта бара. Дүшәмбе җиткән саен арту күренеше белән очрашабыз. Мониторинг күзәтү шуны күрсәтә: бүгенге көндә техникумда - 27 укучы, мәктәптә - 19, балалар бакчаларында 9 бала сулыш юлы авыртуы белән авырый. Бездә грипп юк, дип тынычланып йөреп тә булмый, шунлыктан иң мөһиме саклану чараларын искә төшерик. Кирәкмәсә кеше күп булган урыннарга бармагыз, барсагыз да маска кияргә онытмагыз, кулларыгызге гел сабынлап юыгыз, сарымсак-суган ашагыз, өйдән чыкканда борыныгыз эченә оксолин мае сөртеп чыгыгыз... Иртәнге фильтрлар техникумда да, мәктәптә дә, балалар бакчаларында дәвам итә... - дип хәбәр итә район үзәк больницасының баш табиб урынбасары Гөлия Мифтахетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев