Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“ОПШ”ДА “GPS” БУЛЫРМЫ?

ҖЧҖ "Тукай"ның Олы Әтнә аэродромында "ОПШ"-"опрыскиватель"ләр эшчәнлеген тикшерделәр.

Иртәнге 6да ук башланган тикшерүнең максаты - сиптергечләр эшчәнлеген сынау булды. Ә сынауның иң ышанычлы һәм җиңел ысулы - эшләтеп карау. Тигез сиптерәме, шланглардан акмый-таммыймы, эшләүченең саклану чаралары бармы - барысы да күз уңында булды. Һәр сиптергеч башына эленгән банкаларның су белән күпмегә тулуына карап, агуны тарату тигезлеген билгеләделәр. Кыскасы, хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары быел басу-кырлар гизәсе "ОПШ"ларны тәкъдим иттеләр. "При­емка"да "Россельхозцентр"ның рай­онара бүлек җитәкчесе Сәгыйть Сә­ләхетдинов, оешманың Әтнә район бүлеге җитәкчесе Илнар Васыйлов һәм үсемлекләрне саклау буенча баш агроном Әсхәт Галиев, шушы ук оешманың Арча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Муртазин, район агрохимигы Алмаз Фазылҗанов катнашты.

- "ОПШ"лар яхшы хәлдә, - дип бәяләде тикшерүдә катнашкан район башлыгы Габделәхәт Гыйлемхан улы Хәкимов. Шул ук вакытта шик тә белдерде:

- Асфальтта, тигез җирдә ул-бу кимчелек күренми. Ә басуда үзләрен ничек күрсәтерләр икән? - дип, хуҗалык җитәкчеләренә, белгечләренә мөрәҗәгать итте.

Басуда да бер­нинди кы­­ен­лык тумас дип ышан­­­дырдылар. Сип­тер­­гечләрне менә 19 ел дәвамында гел күз уңында тоту, кирәк булса ремонтлау, ә басуга чыгар алдыннан эш­лә­теп карап, тикшерү нә­ти­җәсе бу. Дөресрәге, ким­челекләрне искә алып, нәтиҗә ясыйлар бездә.

- Әмма агуланмаган җир­не төгәл билге­ләп бул­мый түгелме? - Рай­он башлыгы шулай сорау­лар аша кимчелекләрне ачык­ларга тырышты.

Ә "Ленин"да моның ори­гиналь юлын тапканнар. Бу хакта хуҗалык җи­тәкчесе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин аңлатмасын зур кызыксыну белән тыңладылар.

- "GPS" - спутник навигациясе системасын кулланачакбыз, нәтиҗәдә чи җир калмас - трактор колеядан чыкмаячак, - диде ул.

Әлеге яңалыкны кү­тә­реп алдылар, киләчәк­тә мө­гаен, ул барлык ху­­җа­лыкларда да кулланы­лыр. Шулай дип өметләник.

Автор фотосында "оп­рыскиватель"ләрне тик­шерү вакыты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: приемка