Грипптан саклану һәм дәвалану кирәк
Кисәтү Грипптан саклану һәм дәвалану кирәк Авыруга каршы вакцина ясатырга кирәк, дип еш яздык. Ясатканы ясатты, ясатмаганы юк. Хәзер ул турыда сүз алып барып булмый инде. Грипптан саклану чараларының бүтәннәре турында уйланырга кирәк. Өйдә тын юллары вируслы чирләре белән авыручы бар икән, башкаларга да йогу куркынычы зур. Сүрия МИНГАТИНА Вирус...
Кисәтү
Грипптан саклану һәм дәвалану кирәк
Авыруга каршы вакцина ясатырга кирәк, дип еш яздык. Ясатканы ясатты, ясатмаганы юк. Хәзер ул турыда сүз алып барып булмый инде. Грипптан саклану чараларының бүтәннәре турында уйланырга кирәк. Өйдә тын юллары вируслы чирләре белән авыручы бар икән, башкаларга да йогу куркынычы зур.
Сүрия МИНГАТИНА
Вирус авыру кеше кулланган көнкүреш әйберләре - савыт-сабада, сөлгедә, телефонда кала. Шуңа күрә чисталык сакларга, кулны ешрак юып йөрергә кирәк. Белгечләр туклануга игътибар итәргә: аксымга бай ризыклар, составында С витамины күп булган азык-төлек - мүк җиләге, лимон, әфлисун, шулай ук сарымсак, суган белән тукланырга, өйдәге тузанны юеш чүпрәк белән ешрак сөртеп торырга киңәш итә. Профилактик чараларны да истән чыгармасак иде. Туйганчы йоклау, файдалы ризыклар ашау, физкультура белән шөгыльләнү, саф һавада йөрү, эш белән ялны аралаштыру мөһим. Кискен сулыш юллары авыруларыннан чирләүчеләр белән саграк аралашырга кирәк. Эпидемия вакытында кеше күп булган урыннарда йөрмәскә киңәш ителә Грипп - көчле йогышлы авыру, ул авырту авыру кеше белән аралашканнан соң санаулы сәгатьләр эчендә йога гадәттә кинәт башлана, туңдыра, температура 39-40 ка кадәр күтәрелә. Кеше хәлсезләнә, кайвакыт башта ук, яки бераз соңрак томау төшә, борын тыгыла, ютәл башлана һәм сулыш юллары ялкынсынуның башка билгеләре күренә башлый: тамак кытыклана, йоту һәм сулыш алу авырлаша. Грипп белән авырганда башның бигрәк тә маңгай өлеше, күз алмалары сызлый, кайвакыт баш әйләнә.
Быел еш кына "Грипп бик каты быел, күп кеше борыннан кан китеп ята...", - дип сөйләшә халык. "Мондый кан китүләр күбрәк өзлегүләр вакытында күзәтелә. Югары температура нәтиҗәсендә капиллярлар шартлый, һәм борыннан кан китә. Бу канның оюы начар булганда күзәтелә. Грипп белән авырган вакытта аспирин эчмәскә кирәк, ул канны тагын да сыегайта, кан китү көчәергә мөмкин. Әллә нигә бер китеп туктаган очракта куркыныч түгел, ә күпкә китсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гомумән, грипп вакытында табиб белән киңәшләшсәгез яхшы. "Ашыгыч ярдәм" тәүлек дәвамы эшли, дежур табиб кирү тора", - дип аачыклык кертә баш табиб урынбасары Дамир Закиров.
Табиблар фикеренчә, аз гына салкын тисә дә, чирне тирәнгә җибәрмәү ягын кайгыртырга кирәк. Узган ел үпкә ялкынсынуына килеп җиткән очраклар шактый булган. Грипп үзе куркыныч түгел, ә аннан өзлегү тын юллары чирләрен көчәйтә, йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары китереп чыгара. Кышкы чорда болай да йөрәк, үпкә чирләре көчәеп китеп, дәвалау оешмаларына мөрәҗәгать итүчеләр арта. Хроник чире булганнар гриппны авыррак кичерә. Белгечләр гриппның хәтта инфарктка ук китереп җиткерергә мөмкин булуын да кисәтә.
Бигрәк тә балаларда грипп бик авыр үтәргә мөмкин. Кагыйдә буларак, авыру кискен башлана, температура күтәрелә, тәнен көҗән җыера, күңеле болгана, һәм болар бала организмын бик тиз хәлдән тайдыра. Баланың сулыш алуы читенләшә, аңын югалткалый. Мондый очракта балага ашыгыч ярдәм күрсәтергә, аны больницага салырга кирәк.
РФ баш санитар табибы Анна Попова: "Быелгы кыш "Гонконг" гриппын алып килә. А гриппы штампы үзгәрде һәм бу безне хәвефләндерә. Гонконг гриппы 1960 нчы еллар ахырында теркәлгән. Авыр узуы, җитди ялкынсынулар бирүе һәм дөньядагы 10 мең халыкны алып китүе белән истә калган. Россия халкының 4 проценты гына авырган бу грипп белән, ә бу халыкта әлеге төр гриппка каршы иммунитет юк, дигән сүз. Һәм без быел кышын бик җитди ситуация белән очрашырга мөмкинбез" - дип кисәткән иде.
Гонконгмы түгелме,1173 елда беренче тапкыр теркәлгән грипп вирусы бүген дә кеше тормышына куркыныч тудыручы вирусларның берсе булып кала. Бу йогышлы авыру белән теләсә кем чирләргә мөмкин, чөнки вирус һава аша сөйләшкәндә, төчкергәндә-йөткергәндә күчө. "Шуңа күрә кеше күп булган урыннарга бармагыз. Барган очракта маска киегез. Йөткергәндә, төчкергәндә авызыгызны кулыгыз белән капламагыз, каплаган очракта шул кулыгыз белән күзегезне, борыныгызны сөртеп, үзегез үк вирус таратасыз. Кулъяулыгы булмаган очракта беләгегез белән капларга кирәк авызны. Кулыгызны гел сабынлап юарга гадәтләнегез. Авыручы кешедән 1 метр ераклыкта булырга тырышыгыз. Җәмәгать урыннарында төкермәгез",- белгечләр шулай диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев