Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гыйбрәт ал

1929нчы елда безнең гаиләдә революция була. Аны минем бабай ясый. Сәбәбе: әби, өйдән чыгып киткәч, дөньясын онытып йөри. Ә өйдә эшләр күп, җитмәсә, бәләкәй малай да бар. Көннәрдән бер көнне бабай әбинең сансызлыгына чик куеп, аны камчы белән кыйный. Әни әле үзе дә бала гына булганлыктан, берни эшли алмый. Кечкенә...

1929нчы елда безнең гаиләдә революция була. Аны минем бабай ясый. Сәбәбе: әби, өйдән чыгып киткәч, дөньясын онытып йөри. Ә өйдә эшләр күп, җитмәсә, бәләкәй малай да бар. Көннәрдән бер көнне бабай әбинең сансызлыгына чик куеп, аны камчы белән кыйный. Әни әле үзе дә бала гына булганлыктан, берни эшли алмый. Кечкенә энесен кочаклап, бер почмакка кереп поса. Әби атнага якын урын өстендә ята, әмма беркемгә дә шикаять белдерми. Югыйсә, әбинең әтисе дә, абыйсы да гайрәтле кешеләр була. Уйласалар, бабайны «акылга утырта» алырлар иде. Мәскәүгә хәбәр итү ул вакытта бөтенләй булырлык эш түгел. Хәбәр итсәң дә ни эшлисең? Мәскәүдәге мыеклы «бабай» үзе дә халыкка каршы камчы селтәргә яраткан. Аннан минем бабай бу «бабай» белән яшьтәшләр иде. Бабай аны беркайчан да исеме белән атамады, кордаш, дип кенә йөртте.

Камчыны зерәгә генә уйлап тапмаганнар. Күпме кыйнасаң да, ул сөяк сындырмый. Ә тән җәрәхәте акрынлап төзәлә. Аннан акыл да үзгәреп куя. Әби дә үзгәрә. Өйдә тәртип урнаштыра, кулы да эшкә ята башлый. Алай гына түгел, бабайга бер-бер артлы тагын өч кыз бүләк итеп куя. Кыскасы, бабай ясаган революциядән соң, безнең гаиләдә социализмга юл ачыла. Ә социализмның төп принцибы: кем эшләми - шул ашамый.

Сугыштан соңгы елларда безнең гаиләдә тулысынча социализм иде. Миңа алты яшь булганда, без барыбыз да эшли идек инде. Бетте ул әбинең матриархат урнаштырып йөрүе. Миңа да яраклы эш табылды. Ул вакытта пластилин дигән әйбер юк. Бабай кирпеч сукканда, балчыкны түгәрәкләп, тыгызлап, көлдә әвәләп торам. Мин әвәләгән балчыкны бабай калыпка сала да, «шалт» итеп, яссы тукмак белән китереп суга. Әбигә дә эш җитәрлек. Апалар турында әйткән дә юк.

Заманалар үзгәрә торды. Бабайлар төзегән беренче колхоз, тәмам хәлсезләнгәч, аны Ашытбаш авылына куштылар. Зур колхозның кирәге тагын да күбрәк. Кирпечне күбрәк суксын өчен, бабайга ат бирделәр. Әби тулысы белән социализмда иде инде. Балчыкны бабай белән бергә казып, арбага төяп ташыйлар. Минем дә дәрәҗә үсте - беренче классны тәмамладым. Мин хәзер балчык әвәләп утырмыйм, чокырдагы балчыкны атка атланып издерәм. Бабай тигезләп тора, әби су ташып, балчыкны чылата. Май, июнь айларында бабай 10 меңгә якын кирпеч суга иде. Өч ай буе кирпеч кипкәндә, бабай утын әзерли, кирпечне яндырганда утын күп кирәк. Пычкының бер кулын мин дә тотам. Апалар җәй көне җиләк җыялар, чүп утыйлар. Абыйны армиягә алдылар. Гаиләбездә эшләми торган бер генә кеше дә юк. Җай чыкканда малайлар белән җыйнаулашып, болынга шомырт ашарга барабыз. Барган көйгә генә өлгереп килгән арышны учка салып уып, тамак туйдырабыз.

Безнең авылда ун балалы тагын бер гаилә бар иде. Аларда да эшләмәгән кеше юк. Алар өй эчләре белән чабата ясыйлар иде. Әтиләре, әрәм-шәрәм итмичә, юкәне тасма итеп телә, әниләре аны сыдырып, катламнарга бүлә. Өлкән малайлар чабатаны үрә, өлкән кызлар бу чабатаны кабат юкә белән тезә, кечерәкләр киндерә ишәләр. Тулы бер социалистик дәүләт иде бу. Бу дәүләттә матриархат та, патриархат та булмады.

Сугыштан соңгы елларда авылларда ирләр ишәя башлагач, күбрәк алар өстенлек итте. Авыр булса да, хатын-кызлар бөтен эшне дә ирләрдән күбрәк башкарды. Безнең авылда Сәрвәрә исемле бер апа бар иде. Гәүдәгә күркәм булгангадыр, салам эскерте өюдә ул беренче урында торды. Эскертнең иң югары очына саламны ул гына бирә иде. Мин аның эштән зарланганын бервакытта да күрмәдем. «Мин - коммунист», - дип, партия билеты кыстырып йөрүчеләр колхоз рәисе, бригадир, ферма мөдире, амбар хуҗасы, бухгалтер булып утырдылар. Аларның хатыннары да нишләптер чирләшкә булдылар, колхоз эшендә артык буталып йөрмәделәр. Ирләре сугыштан кайтмаган тол хатыннар исә, авырып, вакыт уздырмадылар. Алар урман кисте, мал-туар карады, көлтә бәйләде, әвен сукты, көзен бәрәңге казыды. Шул рәвешле коммунизм шәүләсе күренә башлады. Әгәр дә коммунизм урнашса, ул, һичшиксез, патриархат рәвешендә булыр иде. Хатын-кыз әллә ниткән партия-фиркаләр белән кызыксынмый, алга карарга яратмый, ул бөкрәеп эшләвен генә белә.

Коммунизм шәүләсе ныгып китәм дигәндә генә аның ботаклары корый башлады. Куеннарына билет кыстыручылар да арт ишектән йөрергә хурлана башлады. Хатыннарны арт ишектән йөртү дә килешеп бетми. Әллә соң, кесәгә акча тутырып, алгы ишектән йөрик микән, дигән уй туды. Акча эшләү социализм билгесе түгел инде ул. Бушлай уку, бушка фатир алу, бушлай дәвалану коммунизм түрәләрен дә туйдырып җибәрде, чөнки чират гаять озынайды. Аны кыскарту өчен, кирегә борылырга кирәк иде. Шулай эшләнде дә. Бер төн эчендә, салган баштан, җәмгыятьне капитализмга борып куйдылар. Шул ук коммунистлар эшләде моны. Үзләре, партия билетын ташлап, тотындылар банкларны, заводларны, колхозларны бүлешергә.

Капитализм урнашып, бераз үрмәли башлагач, бер нәрсә ачыкланды: аның да яшәү принцибы бар икән - «человек человеку волк» дип атала икән ул. Түрәләр, бер-берсеннән куркып, акчаларын хатыннары кесәсенә авыштыра башлады. Янәсе, миндә байлык юк, барысы да хатынныкы. Шулай итеп, түрә булган ирләр хатыннары алдында бөтенләй булдыксызга әйләнеп бетте. Үзенең булдыксыз икәнен беренче булып Мәскәү мэры Юрий Лужков раслады. Аннары инде башкалары иярде. Аларның халык алдында да, хөкүмәт алдында да дәрәҗәләре калмады. Ышаныч калмагач, кайсын - пенсиягә, кайсын төрмәгә озаттылар.

Изге урын буш тормас бит. Хатын-кыз да аңлый башлады дөньяның кая таба борылганын. Капитализм, дигән булып, дөньяны булдыксыз ирләргә ышанып тапшырып булмый. Матриархат кирәк, матриархат! Әнә бит көнбатыш илләрендә хатын-кызлар ничек идарә итә! Англиядә, Германиядә ил башында хатын-кыз тора. Финляндиядә дә ил башына хатын-кыз менеп утырды. Заманында Маргарет Тетчер, Индира Ганди, Пакистанда Беназир Бхутто үзләрен ничек күрсәтте! Русия кемнән ким? Бездә юкмы ил белән идарә итә торган хатыннар? Валентина Матвиенко, Ольга Голодецлар булдыксызмы? Үзебезнең Бөгелмәдә туып-үскән Ольга Васильева илнең мәгариф системасын әнә ничек дер селкетә! Русиянең акча янчыгын үз кулында тоткан Эльвира Нәбиуллина ярамаслыкмы? Бер кисәтте, ике кисәтте «Татфондбанк» хуҗаларын, урлыйсыз, сез булдыксыз, дип. Өченчесендә түзмәде, сыпырды да салды. Йөри хәзер банк хуҗалары, урламадык, урламадык, шайтан зәхмәте, шайтан зәхмәте… дип, «борын суларын» агызып.

Юк, бетмәгән әле Русиядә Әби патша рухы! Әнә Ксения Собчак үзенең урам шалапайлары яшәгән «Дом-2»дан чыкты да: «Мин Русиянең президенты булам!» - дип халыкны шаккаттырды. Нигә омтылмаска?! Хокукы бар, урлашмый, әтисе кебек, халыкара мөнәсәбәтләрне яхшы белә, Путинны яманламый. Президент булырга теләвенең сәбәбе шул, Думада озак утырган Зюганов, Жириновский, Мироновларга саруы кайный башлаган. «Җитте! Точка!» - диде ул, аларга күзен терәп.

Шунысы да кызык, Русия президенты булырга теләүчеләр арасында үзебезнең Казан кызы да бар икән бит әле. Аның да, Русия үк булмаса да, Татарстан президенты булып кую ихтималы бар. Ул да әйтергә мөмкин Казан түрәләренә: «Җитте безнең итәк астына яшеренеп йөрергә! Дөнья бетереп, корыган телегезне чайкыйсыз. Ичмасам, озын күлмәк киегез дә, чәчегезне үстерегез!» - дип.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев