Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гүзәлебезнең Динурына алтын значок тапшырылды- "Әтнә таңы"

Хезмәттәшебез Гүзәл Галимҗанованың шатлыклы да, матавыклы да көннәре. Улы Динур Олы Әтнә мәктәбенең унберенче сыйныфын тәмалап, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнә. Гүзәл белән Фаилнең беренчеләре тиздән зур тормышка аяк басачак. Динур мәктәпнең горурлыгы булган егет. "Алчәчәк" хореографик ансамбленең беренче группасында биеде. Спортта да, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. укуда да...

Хезмәттәшебез Гүзәл Галимҗанованың шатлыклы да, матавыклы да көннәре. Улы Динур Олы Әтнә мәктәбенең унберенче сыйныфын тәмалап, Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга әзерләнә. Гүзәл белән Фаилнең беренчеләре тиздән зур тормышка аяк басачак. Динур мәктәпнең горурлыгы булган егет. "Алчәчәк" хореографик ансамбленең беренче группасында биеде. Спортта да, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашты. укуда да беренче булды. Без Динурны алтын ГТО значогы алуы белән котлыйбыз. Аңа киләчәктә дә уңышлар, имтиханнарны әйбәт кенә тапшырып , үзе теләгән уку йортына керүен, сайлаган һөнәренең чын остасы булуын телибез. . Әти- әнисен дә, сеңелкәшләрен дә алда да уңышлары белән куандырып торсын, игелекле бала булсын. Хәерле сәгатьтә Динур!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев