Гүзәлрәк булыр дип ышанам
Һәр кешегә үз туган ягы, үз районы кадерле. Мин дә үземнең Әтнә районында яшәвем белән горурланам. Районыбыз кечкенә генә булса да, үзенең табигате, хезмәт сөючән халкы белән матур. Арабызда тырыш хезмәтчәннәр булуы, аларның чиста татар телендә аралашып яшәве күңелгә рәхәтлек тудыра. Туган ягымның табигате бик матур. Ямьле Ашыт буйлары гына...
Һәр кешегә үз туган ягы, үз районы кадерле. Мин дә үземнең Әтнә районында яшәвем белән горурланам. Районыбыз кечкенә генә булса да, үзенең табигате, хезмәт сөючән халкы белән матур.
Арабызда тырыш хезмәтчәннәр булуы, аларның чиста татар телендә аралашып яшәве күңелгә рәхәтлек тудыра.
Туган ягымның табигате бик матур. Ямьле Ашыт буйлары гына ни тора! Һәр ел саен монда елга буе казлар, үрдәкләр, аккошлар белән тула. Алар туган якларына ашкынып кайталар. Һәрбер авыл кырыенда нарат полосалары тезелеп, юлдан китүче кешегә, хәерле юл теләп, "кул изәгән" кебек калалар.
Районыбыз терлекчелек, игенчелек өлкәсендә дә һәрвакыт югары үрләргә ирешеп, алгы урыннарда барырга тырыша. Колхозларыбызның тотрыклы булуы шуның ачык мисалы. Авыл араларында, юлларда асфальт салына. Күрше районга, я булмаса шәһәргә бару, авыл кешесенә авырлык тудырмый.
Әтнәдә ел саен матур төзелешләр калкып чыга. Яшьләр өчен "Ашыт" спорт комплексы, тиздән районда күптән көтелгән бассейнның да сафка басачагын исәпкә алсак, һәрвакыт алга баруын күреп ничек куанмыйсың! Башка районнарда, бәлки, мондый үзгәрешләр күптән булгандыр. Шулай да, аздан гына кешенең күңеле була. Авылларда күпләп яшьләрнең калуы күзәтелә. Чөнки авылда да матур тормышта яшәр өчен җитәрлек шартлар тудырылган.
Туган ягым Әтнәнең киләчәге тагын да гүзәлрәк булыр дип ышанып калам.
Офык читләреннән әкрен генә,
Матур булып синдә таң ата.
Урамнардан узган көтүләрең
Хезмәт көнен синдә уята.
Иртүк торып, әгәр кырга чыксаң,
Ишетәсең тургай моңнарын.
Ишетәсең бодай, арышларның
Иртәнге саф җилдә шаулавын.
Әнә кара! Барлык игеннәр дә
Елмаялар кояш ягына.
Кем сокланмас шушы матурлыкка
Ия булган туган ягыма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев