Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халык гел зарлана

«Халык контроле» дәүләт хезмәтенә район халкыннан барысы 18 мөрәҗәгать кергән. Аларга 130 кеше теләктәшлек белдергән. Кечкенә район өчен зур саннар бу!

Кызганычка каршы, арада 2 "Аноним", 2 "О" һәм 1 "Г" да бар. Калганнары адрес һәм исемнәрен курыкмыйча күрсәткәннәр. Гариза-үтенечләрнең җәйгеләрен карап таныштык, инде көзгеләрен барлыйк.

Айдар исемле райондашыбыз сентябрь аеның башында ук бик тар һәм биек итеп салынган яңа асфальт юлга зарланган. Үтенеч уңай хәл ителде. Асфальт юл биеклегенә кадәр вак таш түшәлде.

Икенче көнне үк, ягъни 8 сентябрьдә янә бер гариза кергән. Авторы - Динар. Ул район үзәгенең Карл Маркс урамында, күрәсең элекке гадәт буенча, чүп-чар өюгә зарлана. Башкарма комитет: "Гариза уңай хәл ителде", ди. Тик Динар аның астына ук: "Чүп-чарны юк иттеләр. Әмма халык бу урынга чүпне һаман ташлый. Бу мөгаен гомер буе дәвам итәр", - дип язган. Андыйларга каршы санкция чаралары күрергә кирәк дигән фикердә ул.

24нче сентябрь көнне Айраттан кергән үтенечне исә, район башкарма комитеты уңай хәл итәргә ышандыра. Автор автотранспорт зур тизлектә чабудан туктасын өчен, Олы Әтнәнең Яңа урамында "Лежачий полицейский" урнаштыруны сорый. Башкарма комитет әлеге урамда тизлекне 40 км/сәг. белән чикләүче юл билгеләре урнаштырабыз дип вәгъдә итә. Бу хакта кайбер автомобильчеләр белән сөйләштек. "Бездә йөртү культурасы бик түбән - ул юл билгеләрен парлап, урам уртасына урнаштырсалар гына инде", - дип шик белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “халык контроле”