Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә халкын нәрсә борчый

Очрашуларнын берсендә район прокуроры урынбасары Марат Газизов катнашты. Аңа бирелгән сораулар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә (церебраль паралич белән авыручы) федераль канун буенча индивидуаль тернәкләндерү чараларын алу турындагысы да бар иде. Ярдәм чараларыннан файдалану Инвалидларны социаль яклау турындагы Россия Федерациясе федераль канунынын 11 маддәсендә инвалидларны тернәкләндерү өчен hәр инвалидка аерым...

Очрашуларнын берсендә район прокуроры урынбасары Марат Газизов катнашты.
Аңа бирелгән сораулар арасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә (церебраль паралич белән авыручы) федераль канун буенча индивидуаль тернәкләндерү чараларын алу турындагысы да бар иде.
Ярдәм чараларыннан файдалану
Инвалидларны социаль яклау турындагы Россия Федерациясе федераль канунынын 11 маддәсендә инвалидларны тернәкләндерү өчен hәр инвалидка аерым индивидуаль программа төзелергә тиеш дип искәртелә. Шул программада инвалидны тернәкләндерү өчен оптималь булган чаралар комплексы, тернәкләндерү чараларының төрләре, рәвешләре, күләмнәре һәм гамәлгә ашыру вакытлары, медицина ярдәме күрсәтү тәртибе билгеләнә, савыктыруга юнәлдерелгән, организмның бозылган функция­ләрен компенсацияләүгә, формалаштыруга, торгызуга, инвалид башкара ала торган ысулларны компенсацияләү чаралары беркетелә.
Өстәрәк күрсәтелгән инвалидның индивидуаль тернәкләндерү программасы дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вазифасы булып тора.
Инвалидлар үз-үзләрен тәэмин итү буенча конк­рет техник тернәкләндерү, реабилитацияләү чараларын, шул исәптән кресло-коляска, протез-ортопедик әйберләр, башка төрле жиhазлар кирәклеген мөстәкыйль рәвештә чишәргә хокуклы.
Инвалидларны социаль яклау турындагы Россия Федерациясе федераль канунынын 11.1 маддәсендә күрсәтелгәнчә, инвалидка техник тернәкләндерү чаралары кирәклеге, алар белән тәэмин ителгәннән соң, тормышка яраклаша алуы медицина күрсәтмәләре буенча билгеләнә.
Инвалидларны техник реабилитацияләү чаралары белән тәэмин итү, шул исәптән теш һәм протез-ортопе­дик әйберләрен ремонтлау чыгымнары федераль бюджет һәм Россия Федерациясе социаль иминиятләү Фонды акчалары исәбенә башкарыла.
Индивидуаль программалар белән каралган техник тернәкләндерү чаралары федераль бюджеттан бирелгән акча хисабына тәэмин ителә hэм түләүсез файдалану хокукы белән инвалидларга тапшырыла.
Шул ук вакытта 2016 елның 1 гыйнварыннан инвалидларны техник реабилитацияләү чаралары белән тәэмин итү вәкаләтләре Россия Федерациясе Татарстан Республикасынын социаль иминиятләү Фондының региональ бүлегенә бирелде.
Өстә язылганнарга бәйле рәвештә инвалидларга тормышка яраклашу өчен кирәк булган тернәкләндерү чараларын, жиhазларын алу өчен профилактик-дәвалау оешмасына барып, медик-социаль экспертиза узып, индивидуаль программага өстәмәләр кертергә кирәк.

Ташламалар кемнәргә тиеш
Россия Федерациясе Пенсия Фонды тарафыннан балачактан ук 1 төркем инвалид караган гражданнарга 2008 елның 13 маенда Россия Федерация Президенты кабул иткән 774нче Указ нигезендә компенсацияләр каралган. Инвалидны карау хезмәткә сәләтле, бүтән эш белән мәшгуль булмаган затларга мөмкин. Алар ролендә туганнары, шулай ук чит кешеләр була ала.
Россия Федерация Президентының 2013 елнын 26 февралендә кабул ителгән 175нче Указы нигезендә, 1 төркем инвалидны тәрбияләүче затларга инвалид­лык буенча пенсия белән бергә 1200 сум компенсация бирелә, ә әти-әнисе яисә опекуны аның пенсиясенә 5500 сум күләмендә өстәмә ала.
Кайбер опекуннар 1 төркем инвалид тәрбияләгән өчен гомуми милекләре булган очракта транспорт, жир салымнарына, коммуналь хезмәт күрсәтүләргә ташламалар, бушлай курорт-шифаханәдә дәвалану мөмкинлеге, мөлкәткә салым түләүләреннән азат булу hәм башка ташламалар каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев