Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкны нәрсә борчый

Район прокуроры Нурия Сабирҗанованың авыл җирлекләрендә халык белән очрашуы турында язган идек. Очрашу барышында күтәрелгән мәсьәләләр көндәлек тормышта һәркем өчен дә бик актуаль. Алар белән укучыларыбызны таныштыруны дә­вам итәбез. Ана капиталы нәрсәгә тотыла Халык белән очрашу вакытында ана капиталына бирелә торган акчаны өй ремонтлау өчен тоту мөмкинлеген аңлатуны сорап мөрәҗәгать...

Район прокуроры Нурия Сабирҗанованың авыл җирлекләрендә халык белән очрашуы турында язган идек.
Очрашу барышында күтәрелгән мәсьәләләр көндәлек тормышта һәркем өчен дә бик актуаль. Алар белән укучыларыбызны таныштыруны дә­вам итәбез.
Ана капиталы нәрсәгә тотыла
Халык белән очрашу вакытында ана капиталына бирелә торган акчаны өй ремонтлау өчен тоту мөмкинлеген аңлатуны сорап мөрәҗәгать итүче дә булды.
Шуны аңлатып узасы килә, Ана капиталына бирелә торган сертификат, бүгенге көндә ул 453026,0 сум дип бәяләнә, бары тик максатчан рәвештә генә кулланыла ала. Шул ук вакытта бердәнбер мөмкинлек бу­лып Россия Пенсия Фон­дының территориаль бүлекчәсенә гариза язып, агымдагы чыгымнар­га тоту очен акчалата 20000 сум (2016нчы елда анын күләме 25000 сумга арттырылды) алу каралган. Шуны истә тотарга кирәк - бу бер генә тапкыр бирелә торган акча күләме. Мондый мөмкинлек 2015нче елның маенда барлыкка килде, ә нигезе булып Россия Федерация­сенен №88-ФЗ "Ана капиталыннан бер генә тапкыр бирелә торган түләү күләме турында»гы канун тора.
Ана капиталына бирелә торган сертификат нәрсәләргә то­тыла ала соң? Йорт яки фатир (торак) сатып алу өчен, йорт төзү өчен (шул исәптән - кредитка); балаларны укыту өчен түләү буларак, балалар бакчасына йөртү бәясен түләү; әни кешенең туп­ланып барыла торган пенсия счетына юллау; өч яшькә кадәр булган инвалид-балаларны иҗ­тимагый жайлаштыру ча­раларына юнәлтелгән чыгымнарны компенсацияләү өчен.
Закон тарафыннан Ана капиталының нәрсәгә тотылырга тиеш түгеллеге дә катгый рәвештә күрсәтелгән. Сорауга җавап буларак - йорт яки фатир ремонтлау эшләре өчен Ана капиталыннан файдалану тыелган.
Әйе, бу мәсьәләләрне көйли торган закон кагый­дәләре эчтәлегеннән чыгып, Ана капиталын йорт төзелешенә һәм йортны яңартып кору (төзү) эшләренә юнәлтеп булу мөмкинлеге дә каралган дип аңларга була. Әмма монда ремонт эшләре белән йортны яңартып коруда (төзү) аерманы күрергә кирәк. Йортны яңартып кору (төзү) очрагында бинаны планлаштыру схемасы үзгәрә - зурлыгы, мәйданы, бүлмә саннары арта, диварларны, бүлмә такталарын күчерү эшләре башкарыла. Ә ремонт эшләре боларны күздә тотмый. Йортны яңартып кору (төзү) очрагында үзгәртеләсе бина узенең алдан билгеләнгән функциясен үзгәртә. Димәк, сорау бирүче очрагында да йорт яки фатир ремонтлау эшләренә Ана капиталын юнәлтү тыелган.
Пропискадан
ничек төшерергә
Прокурорга йортта яшә­мәгән кешене про­пис­­кадан (учеттан) төше­рү тәртибен сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.
Моны күптән аеры­лышкан, уртак балалары булмаган гаилә әгъзаларының (тормыш иптәше, улы, кызы) берсен шәхси милек булган торак йорттан пропискадан төшерү мисалында карап үтик. Россия Федерациясе торак кодексының 31 маддәсе 4 бүлегендә күрсәтелгәнчә, торак йортка милек буларак хуҗа булучы белән элекке гаилә әгъзасы арасында гаилә бәйләнешләре туктатылган һәм ике арада бүтән килешүләр төзелмәгән очракта, соңгысы өчен әлеге торактан файдалану хокукы сакланмый. Элекке гаилә әгъзасы өчен бүтән торак сатып алырга яки аннан файдалану хокукына ия булу өчен нигез булмаса, шулай ук аның матди хәле һәм башка игътибарга лаек сәбәпләр үзен бүтән торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирмәсә, суд карары нигезендә, алда телгә алынган милек хуҗасының торак йортыннан билгеле бер вакытка файдаланып то­рырга мөмкин. Шул ук вакытта суд элекке гаилә әгъзасы яки әгъзаларына милек хуҗасының таләбе буенча алимент түләүгә тартучы карар чыгарган булса, соңгысы аларны башка торак белән тәэмин итәргә бурычлы.
Торак Кодексының 35 маддәсенең 1 бүлегендә әйтелгәнчә, гражданинның торактан файдалану хокукы гамәлдәге Кодекс, башка Федераль законнар, килешү, яисә суд карары нигезендә туктатылган очракта, ул әлеге торакны бушатырга тиеш. Әгәр гражданин торак милкенең хуҗасы билгеләгән вакытка торакны бушатмаса, ул суд карары нигезендә, милек хуҗасы таләбе белән йорттан чыгарыла. Россия хөкүмәтенең 1995 елның 17 июленнән 713 санлы "Россия Федерациясе гражданнарын Россия Федерациясе чикләрендә регистрацион учетка алу һәм аннан төшерү, һәм регистрацион теркәүгә алу һәм теркәүдән төшерү өчен кирәкле документларны регистрацион учет органнарына тапшыру өчен җаваплы затлар исемлеген раслау турындагы (үзгәртүләр һәм өстәмәләр белән)" күрсәтмәсе нигезендә, гражданинны яшәү урыны буенча регистрацион учеттан төшерү регистрацион учет органнары тарафыннан барлык шартлар буенча башкарыла. Торак йортыннан чыгару яисә торак йортыннан файдалану хокукы югалган очракта ул законлы көченә кергән суд карары нигезендә башкарыла.
Күршеләр арасында низаг
Жир кишәрлекләре мәйданы буенча ике арада килеп чыккан низагны чишү тәртибен сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә шактый...
Ызандаш күршеләр арасында җир кишәрлекләрен бүлү буенча низаг килеп чыккан очракта, җир кишәрлекләрен межалауны сорап "Землемер" исемендәге жаваплылыгы чикләнгән жәмгыять исеменә гариза язу зарур. Гариза нигезендә геодезик съемка ясау алдыннан, борылыш нокталарын барлап, ике күрше катнашында, ике якның да килешүе буенча казыклар кагу кирәк.
Дөрестән дә, күп кенә авылларда күршеләр авыл жирлекләрендә алдагы елларда ук төпләнеп яшәмәү сәбәпле - берәүләре йортларын килешү нигезендә сатып алган, икенчесенә йорт-жире мирас булып күчкән - үз чикләренең кайдан узганын төгәл генә белмиләр. Мондыйларга Арча межалау оешмасына мөрәҗәгать итәргә һәм яңадан межалаучы белгеч чакырту зарур.
Эш барышында ике күршенең ызаннар буенча фикерләре аерылса, межалаучылар ызандашлар арасында низаг бетмәгән килеш межалау уздыра һәм межалау планын төзи алмаячаклар. Тикшерү вакытында да межалаучы белгечләр ызандашлар арасында низаг бетүгә межалау эшләренә керешәчәкләрен белдерделәр.
"Күчемсез мөлкәтне дәүләт кадастрлавы" турындагы Федераль закон маддәләре нигезендә, җир кишәрлекләрен бары тик кызыксынучы затларның ике яклы килешүе булганда гына ызанлаштыру мөмкин. Киресенчә, ызандашлар килешмәгән очракта җир кишәрлекләренен чикләрен билгеләүне сорап гариза белән судка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Күрше хакы - Тәңре хакы. Ата-бабаларыбыз, күршеләр хакын олылап, аны Аллаһы Тәгалә хакы белән бәяләгәннәр. Күршеләребезгә карата рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле булсак иде. Тирә-як күршеләребез - кем генә булмасын - аларга карата яхшы-күркәм мөнәсәбәттә булыйк, араларны боз­мыйк. Шул вакытта гына мондый ямьсез күренеш­ләр үз арабызда булмас иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев