Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Халыкны нәрсә борчый…

Октябрь аенда район прокуроры Нурия Сабиржанова авыл жирлекләрендә булып, гражданнарны борчыган сорауларга җавап бирде. - Тормыш авырлыклары - җирле органнарда эшләүче вазифаи затларның битарафлыгы, үз эшләрен, вазыйфаларын тиешенчә башкарып бетерә алмаулары, халыкның килеп чыккан аңлашылмаучылыкларны үзара килешеп хәл итә белмәве, итәргә теләмәүләре һәм башка проблемалар - болар барысы да бүгенге...

Октябрь аенда район прокуроры Нурия Сабиржанова авыл жирлекләрендә булып, гражданнарны борчыган сорауларга җавап бирде.

- Тормыш авырлыклары - җирле органнарда эшләүче вазифаи затларның битарафлыгы, үз эшләрен, вазыйфаларын тиешенчә башкарып бетерә алмаулары, халыкның килеп чыккан аңлашылмаучылыкларны үзара килешеп хәл итә белмәве, итәргә теләмәүләре һәм башка проблемалар - болар барысы да бүгенге көндә күпләрне борчый. Аларны газета битләре аша укучыларга да җиткерәсе килә, тик бер санда гына сыешып бетеп булмас. Бүгенге санда менә болары...
Очрашу вакытында физик мөмкинчелекләре чик­ләнгән 5 яшьлек бала анасы ярсып мөрәжәгать итте - ничә еллар буе тормыш шарт­ларын яхшырту исәбеннән 2012 елда ук торак алу чиратына баскан булган, ләкин хәле бернинди үзгәрешсез кала биргән. Ел башында әни кеше баласының хроник рәвештә авыртуын (искәрмә - авыр формадагы) раслый торган белешмәне кутәреп район башкарма комитетының ва­зыйфаи затлары янына ка­бат бара. Әле җитмәсә то­рак алу өчен хөкумәт тара­фыннан акчалата ярдәм тиешлеген раслый торган «законны» да үзе белән ала. Тик... Район прокуратурасы тикшерә башлагач кына "арба", ниһаять, кузгала башлый. Әлеге эш белән бәйле тикшерү барышында социаль яклау һәм хезмәт министрлыгының территориаль бүлеген җитәкләүче вазыйфаи затлардан җанны өшетердәй сүзләр ишетергә туры килде. "Без хәзер һәрберсенә барып йөрик мени инде, шалтыратып торыйкмы инде нәрсә кирәк дип?" - диде алар. Районыбыз зур түгел, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр саны да күп дип әйтеп булмый. Бу бигрәк тә балаларга кагыла. Авыр хәлдәгесе, әлеге сабый хәлендәгесе - берәү генә. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү һәм яклау буенча эш башкаручы оешма бу! Кем әйтмешли, монда инде сүзләр артык. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура тарафыннан район башкарма комитеты эшчәнлегендә хокук бозу очракларын тиз арада бетерүне таләп итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе исеменә күрсәтмә кертелде. Әлеге очракны закон кысаларыннан чыгып аңлатып үтәсе килә. Россия торак кодексының 51 маддәсе 1 бүлегендә күрсәтелгәнчә, социаль найм килешүе буенча бирелүче торак йортларга мохтаж гражданнар булып, гаиләсендә хроник авыруның авыр формасы белән авыручы булган һәм социаль найм яки торак фондының социаль куллану наймы килешүе яисә милек хокукында башка торак йорты булмаган торак йорт хуҗасы һәм шушы йортта яшәүче гаилә әгъзалары санала. "Россия Федерациясендә инвалидларны социаль яклау турында" гы Федераль закон нигезендә, торак шартларын яхшыртуга мохтаж инвалидлар һәм инвалид балалар тәрбияләгән гаиләләр Россия Федерациясе һәм Россия Федерациясе субъектлары законы нигезендә исәпкә алына һәм торак белән тәэмин ителә. Торак шартларын ях­шыртуга мохтаж 2005 елның 1 гыйнварыннан соң исәпкә алынган инвалидлар һәм инвалид балалар тәрбия­ләүче гаиләләр шулай ук фе­дераль һәм Россия Федерациясе субъектлары законнары нигезендә торак йорты белән тәэмин ителәләр. Инвалидлар һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрне торак йорты, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән тәэмин итү буенча ташламалардан файдалану кагыйдәләренең 4 параграфы нигезендә, торак шартларын яхшыртуга мохтаж инвалидлар һәм инвалид балалар тәрбия­ләүче гаиләләр тарафыннан исәпкә алыну өчен гариза бирелә. Аңа "Домовая книга"ның өземтәсе, шәхси финанс счеты күчермәсе, инвалидлыкны раслаучы белешмәнең күчермәсе, инвалидны реабилитацияләү буен­ча шәхси программаның күчермәсе, башка кирәкле доку­ментлар теркәлә. Шул ук кагыйдәләр нигезендә, торак шартларын яхшыртуга мохтаж исәпкә алынган инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр торак белән беренче чиратта тәэмин ителергә тиешле исемлеккә кертеләләр. Моннан тыш, "Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы" закон нигезендә җирле үзидарә органы яки компетенциясе белән бәйле рәвештә вазыйфаи зат исеменә бирелгән язмача мөрәҗәгать теркәлгәннән соң, 30 көн эчендә каралырга тиеш. Искәрмә булып, әлеге законның 1 маддәсе 1 бүлеге тора. Гражданнарның мөрәҗәгатен үз вакытында карамау һәм бирелгән сорауларга вакытында тиешенчә җавап бирмәү, соңгыларының җирле үзидарә органнары вазыйфаи затларына карата шикаять бирүнең соңгы хокукыннан да мәхрүм итә. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре дәүләт һәм җәмәгать эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүдә гражданнарны яклаучы ко­рал, аларны яклауның гарантиясе, бозылган хокукны торгызу ысулы, органнар һәм вазыйфаи затлар өчен мәгъ­лүмат буларак ил белән идарә итүнең бер формасы булып тора. Мөрәҗәгать итә алу хокукы гражданнарның хокукларын, иреген, һәм законлы кызыксынуларын яклауның гамәлдәге механизмнарының берсе. Ачык­ланган закон бозу очракларының сәбәбе - бу юнәлеш өчен җаваплы вазыйфаи затларның үз эшенә бармак аша каравы һәм җитәкче­ләре тарафыннан тиешле контрольнең булмавы.
Күпсанлы мөрәҗәгатьләрнең тагын берсе - күп балалы гаиләләргә бирелгән җир кишәрлекләренең газ белән тәэмин ителмәве. Тикше­рү 21.06.2012дән алып 09.10.2017гә кадәр Әтнә муниципаль районы буенча 154 күп балалы гаиләнең ут һәм газ белән тәэмин ителмәгән җир кишәрлекләре алуын ачыклады. Җир участоклары бирелгән вакыт эчендә, 2013 елдан 2017 елга кадәр Әтнә муниципаль районының башкарма комитеты исеменә төзелеш өчен рөхсәт сорап 11 күп балалы гаилә мөрәҗәгать иткән һәм уңай җавап алган. "Россия Федерациясендә җир­ле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында" гы закон нигезендә, муниципаль районның җирле әһәмияткә ия мәсьәләләренең берсе булып, муниципаль район чикләрендә вәкаләтләрдән чыгып авылларны газ һәм ут белән тәэмин итүне оештыру тора. Әтнә муниципаль районының башкарма комитеты район чикләрендә авыл җирлекләрен Устав нигезендә ут һәм газ белән тәэмин итә. "Россия Федерациясендә газ белән тәэмин итү турындагы" закон нигезендә моның белән бәйле мәсьәләләрне чишүне бердәм итеп оештыру максатында җирле үзидарә һәм газ белән тәэмин итү оешмалары ягыннан бу өлкәгә кагылышлы дәүләт сәясәте принциплары булдырыла. Бу халыкның тормыш шартларын социаль-икътисади яктан яхшырту максатында газ белән тәэмин итүдә дәүләт ярдәме, техник прогресс белән тәэмин итү һәм экологик куркынычсызлык шартларында икътисади үсеш өчен шартлар булдыруда чагыла. Шул ук закон кысаларында район чикләрендә авылларны газ белән тәэмин итү, шулай ук авыл җирлекләрендә газ кертүне оештыру субьект законы нигезендә башкасы күрсәтелмәгән очракта, муниципаль районның җирле үзидарә органнары вәкаләте булып тора һәм законда күрсәтелгән тәртиптә, муниципаль хокукый норматив актларга туры китереп башкарыла. Шуңа да карамастан, җир кишәрлекләре бирелгән вакыттан алып тикшерү вакытына кадәр Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә авылы Наратлык, Дружба урамнары, Яңа Әтнә авылының Дуслык урамнарында Әтнә башкарма комитеты тарафыннан газ белән тәэмин итү буенча чаралар күрелмәгән. Шундый ук закон бозулар Олы Мәңгәр, Комыргуҗа, Күшәр, Казаклар, Кышлау, Яңа Шашы авылларында да күзәтелде. Шулай итеп, Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты та­рафыннан, күп балалы гаи­лә­ләргә бүлеп бирелгән җир ки­шәрлекләрен газ белән тәэмин итү буенча эш алып барылмый, төзелешкә рөхсәт сорап язылган һәм каралган гаризалар булуга карамастан, вазыйфаи затлар тарафыннан 2013 елдан бирле газ белән тәэмин итү буенча чаралар күрелмәгән. Бу исә Әтнә муниципаль районы башкарма комите­ты вазыйфаи затлары тарафыннан "Россия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми прин­циплары турындагы" закон нигезендә муниципаль берәмлек чикләрендә ха­лыкны газ белән тәэмин итү­дә битарафлык күрсәтүе хакында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев