Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Һәр йортка, гаиләгә килә”

Күшәр авылында дистә елга якын газета-журналлар таратучы, безнеңчә әйтсәк, почтальон, ягъни хат ташучы булып Резеда Мәхмүт кызы Сәфәрова эшли. Резеда үзе тумышы белән шушы авыл кызы. Мәктәпне тәмамлагач, Казан шәһәрендә, һөнәри училищеда радиомонтажчы һөнәрен үзләштерә.

Аннан соң тугыз ел Казанның "Терминал" заводында эшли. Язмыш җилләре яңадан Күшәр авылына алып кайта аны. Шушы авыл егетенә тормышка чыга. Гаиләле булгач башта район үзәгендәге санэпидстанциядә эшләп ала, һәм менә инде тугыз ел ул авылдашларына газета- журналлар, шулай ук пенсия-субсидияләр тарата. "Газеталарны дамбага менеп алып төшәм, алдан почтадан шалтыратып әйтәләр", - ди Резеда. "Айның 3нче числосыннан 25енә кадәр - пенсия, 25еннән соң субсидия таратабыз. Эшебез зур җаваплылыкны сорый, акча белән эш итәбез. Ә район газетасын Күшәрдә һәр йортта, һәр гаиләдә алдыралар", - дип дәвам итә ул сүзен. "Укучыларның фикерләре нинди, кай җирләрен тәнкыйтьлиләр, нәрсәләрне яратып укыйлар", - димен. "Яратмасалар, язылмаслар иде", - дип кыска һәм мәгънәле генә итеп аңлатты Резеда.

Эшендә тәртип булганның, өендә дә тәртип. Тормыш иптәше Раил белән игезәк балалар - бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Раил үзе Биектауда экономист- бухгалтер булып эшли. Балалары X сыйныфта укыйлар. Өйләренең күрке - кайнанасы Сәвия апа да ярдәм итеп кенә тора. Без килгәндә бакчада бергәләшеп серләшә-серләшә бәрәңге алып яталар иде. Хатын-кызның бәхете гаиләсендәге атмосфера белән бәйле шул. Бар яктан да җитеш тормыш, каралган йорт-җир, тәртипле балалар, олы терәк - ир булганда эшләве дә күңелле. Эшендә мактаулы хезмәткәр, өендә яраткан әни, сөекле хатын, уңган килен... Бу сүзләр барысы да Резеда Сәфәрова турында. Без дә аңа эшендә уңышлар теләп, киләчәктә дә ярдәмләшеп яшәрбез, дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почтальон, газета