Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хастаханә язмышы –"Әтнә таңы"

Кызыл Юл районы үзәге булып торганда Яңа Кенәр авылында, заманына күрә яхшы, агач хастаханә төзелгән булган. 1960нчы елда районнар берләшеп, үзәк Олы Әтнәгә, аннан Арчага күчкәч бинага игътибар кими. Вакыт узу белән ул тузып, аннан файдалану, халыкка медицина хезмәте күрсәтү кыенлаша.Табипларның һәм халыкның яңа хастаханә таләп итүенә район җитәкчелеге озак...

Кызыл Юл районы үзәге булып торганда Яңа Кенәр авылында, заманына күрә яхшы, агач хастаханә төзелгән булган. 1960нчы елда районнар берләшеп, үзәк Олы Әтнәгә, аннан Арчага күчкәч бинага игътибар кими. Вакыт узу белән ул тузып, аннан файдалану, халыкка медицина хезмәте күрсәтү кыенлаша.Табипларның һәм халыкның яңа хастаханә таләп итүенә район җитәкчелеге озак еллар игътибар итми. Бина тәмам авария хәленә килгәч,"ансат юл" табалар: сельхозтехниканың Кенәр бүлекчәсендә үз эшчеләре өчен төзелүче уналты фатирлы йортның эчен бераз үзгәртеп, больницаны шунда күчерәләр.Объект бәясен оешмага кайтаручы булмый. Бүлекчә идарәчесе Беренченең карарына дәгьва белдереп тормый. Күп еллар фатир алырга чират торучылар арасында ризасызлык башлана. Эш ташлаучылар да була. Предриятиедә эшләп чыгарыш һәм тәртип югала. Чираттагы тикшерүдә оешма эшендә җитди кимчелекләр табып, идарәчене,баш бухгалтерны һәм тәэминатчыны эшләреннән азат итәләр.

Районга килгән яңа җитәкче таркалу хәленә килгән бүлекчәне җитәкләүне миңа тәкъдим итте. Мин килешмәвемне әйттем, чөнки 1980нче елда КГБ шымчысы әләге буенча репрессияләнү сәбәпле, ил буенча мине җитәкчелек эшенә җибермәскә дигән яшерен күрсәтмә таратылган иде. Дамир Каюмов ул вакыйга белән таныш булуын әйтте: "-Менә күрәсең бит, монда инде мин утырам. Брежнев үлде һәм, син әйткәнчә, аның рәсемнәрен алып бетерделәр. Без колхозларга яңа җитәкче билгеләгәндә синең үрнәктә эшләргә кушабыз. Әлеге эшеңне дә районның хуҗалык җитәкчеләрен, белгечләрен җыеп, семинар үткәреп күрсәтәчәкбез. Элеатордагы эшең дөрес башланган, ләкин репрессия ясап, планнарыңны тормышка ашырырга мөмкинлек бирмәгәннәр.Аны дәвам итүче булмаган. Сельхозтехника бүлекчәсен тиз арада тәртипкә китерәсеңә ышанабыз. Сине өйрәтмәбез, үзең теләгәнчә эшләргә мөмкинлек булыр. Кирәк дип тапсаң, өч катлы өй сал, биш машина ал. Бүлекчәне генә торгыз. Бу безнең иптәшләрнең соравы һәм таләбе, Рифат Бариевич!" Беренчене тыңлаганнан соң, аның белән килешмәү мөмкин түгел иде. Оешманы кабул итеп алгач, коллектив белән уртак тел тиз табылды. Алгарак китеп әйтсәм, бүлекчә машина- технология станциясе ачык акионерлык оешмасы буларак, "Татсельхозтехника"да төп җитештерү күрсәткечләре буенча алга чыкты.

Сүзем хастаханә турында иде.Тартып алынган бинаның җылыту системасы оешма котельныена тоташкан. Ягу сезоны башлангач, аның тиешле дәрәҗәдә җылына алмаячагы ачыкланды. Җылылык трассасы бернинди изоляциясез, хәтта буялмыйча да, юеш җиргә салынган.Котельныйның егәрлеге дә аңа җитәрлек җылылык бирергә сәләтле булмавы ачыкланды. Тиз арада автомат режимда эшли торган автоном электр белән җылыту системасы булдырыга туры килде. Бурычлар һаман арта. Бина өчен акчаны ник түләмәгәннәрен ачыклап,түләтү җаен табып булмасмы дигән фикер белән хат әмәлләп ТАССР сәламәтлек саклау министрлыгына бардым. Төзелеш буенча министр урынбасарына зарымны сөйләгәдем. Мине тыңлагач документлар актарып карады да: - "Әйе, дөрестән дә, Яңа Кенәрдә яңа больница төзелгән. Чыгымнары булмаган. Шул ук елда, мәсәлән, Балтачта төзелгән үзәк хастаханә өчен өч миллион сум күчерелгән. Сезнең очракта сораучы булмаган"- диде. Шулай да безгә ваклап түләп буласын әйтте. Рөхсәт алу өчен мине министрга юллады. Кириллов мине тыңлап, хатны укыгач, урынбасарын чакыртып, нәрсә эшләп буласын сорады. Тыңлагач," Павлухинга. Хәл итү өчен" дип хатны имзалады. Министр яныннан чыккач сөйләшүне дәвам иттек. Ныклап төзекләндерү өчен Арча районы үзәк хастаханәсенә билгеләнгән унсигез мең сумны күчерергә мөмкин булуын әйтте әңгәмәдәшем. Мин районда күп ( Олы Әтнә, Күлле Киме, Күңгәр, Яңа Чүриле, Шушмабаш) участок хастаханәләре, авылларда күп санлы фельшер - аккушерлык пунктлары булуын һәм аларның күпчелегенең ныклап төзекләндерүгә мохтаҗ булуларын белгәнгә күрә, бу варианттан баш тартып, башка юл белән хәл итүне сорадым. Арчаның үзендәге хастаханә дә мескен хәлдә. Түрә узган елда Арчалыларга 40 мең сум билгеләгән булганын, әмма бер тиенлек тә эш башкарылмагач, ел ахырында эшләгән районнарга бүлеп бирелгәнен әйтте. Быел да анда эшләргә җыенучы юк. Минем фикер үзгәрмәгәнен күреп, бераз уйланып торды да: "Хәзер резерв фондындагы калдыкны сезгә күчерсәк,җитмәгәнен киләсе елда Арча районы үзәк хастаханәсенә ныклап төзекләндерүгә сезгә күчереләсе сумманы өстәрбез. Башка берәр мөмкинлек килеп чыкса, бәлки иртәрәк тә хәл итеп булыр. Казанга килгәндә кергәләп йөр,"- диде урынбасар. Әгәр дәвалау системасы өчен кирәкле эш башкарылса, үтәлгән эшләрга вакытында кабул итү актларын төзегәндә, чыгымнарны һичшиксез капларга ышандырды.

Мин министрлыкка кергәләп йөрдем. Бер кергәндә Павлухин сөенечле хәбәр җиткерде: министрлыкка 450 мең сум акча кергән. Арчаның баш табибы Кувин тиешле хат белән мөрәҗәгать итсә, кирәк кадәр акча бирү мөмкинлеге бар. Әлбәттә ел ахырына кадәр башкарылган эш булырга тиеш. Владимир Ивановичка бу мөмкинлекнең әһәмиятен аңлату җиңел булмады. Хатны ун көн эчендә китерү кирәк. Чөнки акча барын белеп алсалар, аны соручылар күбәя. Районның баш табибы, авырлык белән булса да аңлап, хатны оештырып, тапшырырга ышандырды. . Беркадәр вакыттан кергәч, министр урынбасары сөйләшенгәнне үтәмәгән өчен үпкәсен белдерде. Миңа аңлатма биреп, гафу үтенергә туры килде. Павлухин бераз кызып: "Мин аңлыйм, Владимир Иванович Кувин яхшы табип, яхшы хирург. Әмма хуҗалык кешесе түгел. Ул төзелеш, ремонт эшләрен белми дә, эшләргә теләми дә. Шуңа күрә аның эшли башлаганнан андый максатка акча сораганы, хәтта сүз кузгатканы да булмады. Хәер, анда сезнең элекке район җитәкчегез дә үз постын саклау өчен генә борчыла торган кеше иде. Аны син генә эшләргә өйрәтә алмассың шул."- диде дә, сүрелә төшеп, гафу үтенде. Безгә бирәчәкнең киләсе елда капланасына шикләнмәскә кирәклеген искәртте. "Яңа Кенәрдә типовой проект белән яңа больница төзергә кирәк", дигәнемә ул: "Син артыннан йөрсәң, бу мөмкин эш. Арча районында сәламәтлек саклау объектларын төзү, ремонтлау белән моңарчы кызыксынучы булмады,"- дип җаваплады.

Сельхозтехника бүлекчәсе хисабына автоном типовой хастаханә проект- смета документларын булдырып, тиешле нөсхәсен Сәламәтлек саклау министрлыгына тапшыргач, алдагы биш еллык планга кертеп, 1993 елда файдалануга тапшырырга тәгаенләнде. Һәр урында җитәкчеләр алышына торды. Үзгәртеп кору еллары, болгавыр заманнар килде. Авыл советы рәисе Зарипов Әнәс Зәки улының даими һәм эзлекле кайгыртуы нәтиҗәсендә объект төзелеше һәр елны титул исемлеккә кертелә торды. Төзелеш башта уйланганнан күпкә акрын, табылган акча күләменә карап барды. Һәм яңа гасыр башында гына автоном участок хастаханә комплексы сафка басты. Аны ачу тантанасында лаеклы мактау сүзләре күп әйтелде. Ул чыннан да яхшы килеп чыкты. Ләкин оптималләштерү җиленә каршы тора алмады. Башта бала тудыру бүлеген яптылар.Инфекция бүлеген янгын депосы итеп үзгәрттеләр."Өмет" тернәкләндерү үзәген урнаштырып, ятып авыручыларны районның үзәк хастаханәсенә җибәрә башладылар. Шөкер,амбулатория әлегә эшләп тора, дәва алгач, көндез ял итү

Р.S. 1991нче елда район бүленгәч, Олы Әтнәдә бөтен уңайлыклары булган, заман таләпләренә

җавап бирә торган район үзәк хастаханә комплексы төзелде.

Арча район үзәк хастаханәсе базасында инсульт кичергән авырулар өчен йөрәк - кан, икенче дәрәҗә җәрәхәтләр үзәкләре ачылды. Беренчел онкология кабинеты эшли. Болар барысыда республиканың тулы бер төбәге масштабында әһәмиятле сәламәтлек саклау учреждениесенә әйләнде. Ләкин булган объектлар барлык таләпләргә җавап бирерлек түгел. Соңгы унбиш елда Арча район үзәк хастаханәсендә төзелеш һәм ныклап төзекләндерү эшләре барды. Уңайлыклары булган медпунктлар төзелә. 2015нче елда район үзәк хастаханәсе республиканың медицина учреждениеләрен ныклап төзекләндерү программасына кертелгән. Төзекләндерү эшләрен Казанның тәҗрибәле оешмасы инде башлап җибәргән. Яңа җиһазлар кайтыр дип тә өметләнелә.

.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев