Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбәрчебез иҗаты - «Әтнә таңы»

Яшик әле! Дөнья матур, без яшибез әле, Кайтавазы булып үткәннең. Хәзер менә ак юлларга тезәм, Рухым дәшеп җаным көткәнен. Миңа яшәү рухы, тәме биргән, Рәхмәт әйтеп изге туфракка. Шуны алып учларыма кысам, Киткәндә дә ерак-еракка. Бәргәләнми генә яшик әле. Без бу җирдә тере күзәнәк. Нидер әйтеп бар да өзгәләнә, Һәркемдә...

Яшик әле! Дөнья матур, без яшибез әле, Кайтавазы булып үткәннең. Хәзер менә ак юлларга тезәм, Рухым дәшеп җаным көткәнен. Миңа яшәү рухы, тәме биргән, Рәхмәт әйтеп изге туфракка. Шуны алып учларыма кысам, Киткәндә дә ерак-еракка. Бәргәләнми генә яшик әле. Без бу җирдә тере күзәнәк. Нидер әйтеп бар да өзгәләнә, Һәркемдә тик бераз үзгәрәк. Без яшибез әле, чөнки исән, Тик таш түгел, тере бер бәндә. Яшик әле йомшак бәгырь белән, Күкрәкләрдә йөрәк типкәндә! Гомер ага, әйтерсең лә сулар, Һич туктамас гомер агышы. Еллар үтә, әмма кабатламыйк, Һәр елда да бер үк ялгышны!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев