Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдәге хәбәрчебез шигыре

ТӨШ Мин төшемдә сине күрдем, Утыргансың көймәгә. Сине куып тотмак булам, «Ерагаясың нигә?» Бик тырышып алга йөзәм, Тәндә көч-куәт бетә. Сизеп торам тырышмасам, Китәрмен күк тиз төпкә. «Көч-куәт бир миңа», - диеп Ялварамын Ходайга. «Агымыңны тизләт, - димен. - Минем йөзгән уңайга». Шунда кинәт торып бастың Утырган үз көймәңдә. Миңа...

ТӨШ

Мин төшемдә сине күрдем,

Утыргансың көймәгә.

Сине куып тотмак булам,

"Ерагаясың нигә?"

Бик тырышып алга йөзәм,

Тәндә көч-куәт бетә.

Сизеп торам тырышмасам,

Китәрмен күк тиз төпкә.

"Көч-куәт бир миңа", - диеп

Ялварамын Ходайга.

"Агымыңны тизләт, - димен. -

Минем йөзгән уңайга".

Шунда кинәт торып бастың

Утырган үз көймәңдә.

Миңа карап аваз салдың:

"Артта калма, кил әйдә!"

Әллә кайдан куәт иңде -

Бу Ходайның рәхмәте.

Колач салып йөзә торгач,

Куып тоттым көймәне.

Көймә кырын тотып алгач

Яктырды күз аллары.

Борылдың да кулың суздың...

Тик уяндым, аннары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев