Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәбәрчебез “Әтнә таңы” на китабын бүләк итте

Өлкән хәбәрчебез Илсур Шакировның "Авылым Олы Мәңгәр" дип исемләнгән китабы чыгуы хакында хәбәр иткән идек. Азмы-күпме безнең дә көчебез кергән әлеге китапны Илсур абый редакциягә килеп, олылап рәхмәтен әйтеп, "Әтнә таңы"ның барлык хезмәткәрләренә газетаның 25 еллыгы уңае белән һәм бу китапны чыгаруда күрсәткән ярдәмнәре һәм киңәшләре өчен бүләк итәм", диеп...

Өлкән хәбәрчебез Илсур Шакировның "Авылым Олы Мәңгәр" дип исемләнгән китабы чыгуы хакында хәбәр иткән идек.

Азмы-күпме безнең дә көчебез кергән әлеге китапны Илсур абый редакциягә килеп, олылап рәхмәтен әйтеп, "Әтнә таңы"ның барлык хезмәткәрләренә газетаның 25 еллыгы уңае белән һәм бу китапны чыгаруда күрсәткән ярдәмнәре һәм киңәшләре өчен бүләк итәм", диеп язып үзебезгә тапшырып китте.

Китап каты тышлыкта, 344 биттән тора. Әлеге китапта районыбызның Олы Мәңгәр авылы турында очерклар, истәлекләр, фоторәсемнәр, мәзәкләр, әхлакый уйланулар урын алган.

Китапка кереш сүзне " Укып туеп булмый аны..." , дип, үзебезнең газетабызның мөхәррир урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, "Бәллүр каләм"иясе, "Татар рухы һәм каләм" 5нче Бөтенсоюз журналистлар бәйгесе җиңүчесе Сүрия Мингатина язган иде. Китап ул язганча, чынлап та укырга кызыклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев