Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ходаем, соңгы баламнан аерма, дим”

Гомер йомгакларын сүтеп, ага да вакыт ага. Сагынуларым чир-сырхау күк, көчәя кичкә таба...

Вакытны артка таба күчереп булса икән. Сагышлардан көйгән ата-ана йөрәгенә шул ярдәм итә алыр иде дә бит. Тик бу чынга ашмас хыял гына.

Яңа Өҗем авылында гомер итүче Назгөл апа һәм Наил абый Шакировлар моннан 54 ел элек кавышканнар. Туган авылыннан 8 километр гына ераклыкта булган Арча районы Иске Ашыт авылы кызын Татарстаннан бик еракта очрата На­ил абый. Алар ике­се дә Ярославль шә­һәрендә, торф чыгарырга килгән җирдә очрашалар. Шунда танышып, туган якларына кайталар. Озак та үтми өйләнешәләр. Гаиләне ямьләп өч ир бала дөнья­га килә. Тормыш акрын гына дәвам итә. Наил абый 40 ел буе туган колхозында тракторчы булып хезмәт куя. Назгөл апаның да эшләмәгән җире калмый. Кая кушсалар шунда - фермасында да, колхоз эшендә дә. Җыр-моңга гашыйк бу икәү һәрчак мәҗлес күрке була - Наил абый гармун уйнаса, Назгөл апа моңлы итеп җырлый. Балаларны Наил абыйның әнисе караша. Бик укымышлы карчык була ул. Улының бүгенге көндә авыл мулласы булуына шул да этәргеч биргәндер. Җай гына барган тормышны тирән упкыннар алда сагалап торган икән. 1999 елны, Чаллы белән Казан арасында юл фаҗигасенә очрап уртанчы уллары Зөлфәт вафат була. Кече уллары, өченче группа инвалид Фаилнең тормышы да барып чыкмый. Уртак балаларын әтисенә калдырып, килен китеп бара. Бу урында алгарак китеп, кыз баланың әби-бабасына бер юаныч булуын да әйтәсе килә. Әйтәләр бит, "Утын бирсә, суын да бирә икән", - дип. Бар да Ходай Тәгалә кулында шул. Әнисе киткәндә 8 яшендә калган Айсылуга да инде унбиш яшь. 80гә якынлашып килүче өлкәннәргә олы бер терәк ул. Җырларга ярата. Район күләмендә узган җыр бәйгеләре дипломанты. Әби-бабай димәктән, алар көзен район ветераннары арасында үткән "Бер яшьлектә, бер картлыкта" фестивалендә катнашырга да вакыт тапканнар. Бер бала хәсрәтеннән айнып килгәндә, тагын яман хәбәр. Иң олы уллары Илһам йөрәк авыруыннан вафат була. Һай, ул бала хәсрәте салган яралар. Тирәнлеген үз башыннан кичергәннәр генә аңлап бетерә аладыр. Җитмәсә, уллары җирләнгән зират та бик якын. "Арт як капканы ачып җибәрүгә, кое­лам да төшәм", - ди Назгөл апа. Ярый әле яннарында Фаил уллары бар. "Ходаем, соңгы баламнан да аерма, дим".

Әйе, язмыш сындырып сынаган аларны. Сыгылмаганнар, Ходайга сыенганнар. Язмышлары гыйб­рәтле булса да, күңел­ләре изгелектә. Улларын да догадан калдырмыйлар. Әмма үз­ләре эшләп чыккан колхоз хуҗаларына битараф булганнары өчен үпкәләре зур. Кеше хәлен кеше белми үз башына төшмәсә, диләр. Өлкәннәрнең күңелен күрү өчен бик күп тә кирәкми югыйсә. Кайгыларын уртаклашып әйткән бер җылы сүз җиткән булыр иде. Әллә акча таба алмаганнар, әллә теләк булмаган. Кызганыч...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев