Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәрби комиссарга – “Рәхмәт хаты”

Бүген Нияз хәзрәт Арча-Әтнә хәрби комиссарына ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Рәхмәт хаты"н тапшырды. "Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә әхлакый кыйммәтләрне җиткерүдә зур өлеш керткәнегез һәм Хәйрия эшендә актив катнашуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез", - дигән юллар бар анда. Хәрби комиссариант эшчәнлеге белән газета укучыларыбыз яхшы таныш....

Бүген Нияз хәзрәт Арча-Әтнә хәрби комиссарына ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның "Рәхмәт хаты"н тапшырды.

"Хәрби хезмәткә чакырылучы егетләргә әхлакый кыйммәтләрне җиткерүдә зур өлеш керткәнегез һәм Хәйрия эшендә актив катнашуыгыз өчен Сезгә рәхмәт белдерәбез", - дигән юллар бар анда.

Хәрби комиссариант эшчәнлеге белән газета укучыларыбыз яхшы таныш.

Армиягә китүче егетләрне дога белән озатып, дога белән каршы алалар монда. Һәр җомгада егетләребезнең исәнлеге өчен дога кылына. "Мин мәчеткә дә, чиркәүгә дә йөрим. Чөнки рус милләтеннән булган егетләрне дә озатабыз хезмәт итәргә. Мин бу егетләрнең язмышы өчен җаваплы, һәм Аллаһы Тәгаләдән аларның исән имин йөреп кайтуларын сорап дога кылам. Аллага шөкер, һәркайсы белән элемтәдә торабыз, барысы да исән-саулар", - ди Алмаз Әгъзәм улы Борһанов

Саратовта булганда егетләребезнең шкафында намазлык, дога китаплары күреп, сөенеп кайттым үзем дә. Иманлы балалар начарлык эшли алмый алар. Ә Хәйрия эшенә килгәндә, хәрби комиссар ул хакта яздыртырга яратмый, Алмаз Әгъзәм улы учистарткан, ерактан балкып тора торган итеп эшләткән чишмәдән бүген арчалылар бик теләп су эчә. Суслонгерга да шул чишмә суын алып барган идек. Ә күпме ялгыз әби-бабайларның йортын төзекләндерүгә булышуы хакында язгаладык, ул хакта сез азмы-күпме хәбәрдар.

Шулай булгач, "Рәхмәт хаты" үз иясенә тапшырылган. Котлыйбыз, Алмаз Әгъзәм улы! Иманлы, кешелекле булуыгыз белән дә, Әтнә егете булуыгыз белән дә чиксез горурланабыз. Уңышлар насыйп булсын!

С. Мингатина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев