Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәсрәтем эчемә сыймый

Кеше гомере гел сынаулардан гына тора дигән сүзгә, үз башымнан үтмәсә, ышанып та бетмәс идем. Шактый сынады мине дә язмыш. Мин беренче сыйныфка укырга керәсе елны, тегермәнгә он тартырга барган җирдән, көчле буран чыгып, берсеннән-берсе кечкенә 4 баласын ятим, 31 яшьлек хатынын тол калдырып, әтиебез адашып үлде. Әниебез безне ялгыз...

 

Кеше гомере гел сынаулардан гына тора дигән сүзгә, үз башымнан үтмәсә, ышанып та бетмәс идем. Шактый сынады мине дә язмыш.

Мин беренче сыйныфка укырга керәсе елны, тегермәнгә он тартырга барган җирдән, көчле буран чыгып, берсеннән-берсе кечкенә 4 баласын ятим, 31 яшьлек хатынын тол калдырып, әтиебез адашып үлде. Әниебез безне ялгыз үстерде. Тол хатын тормышының авырлыкларын үз башыннан үткәннәр аңларга тиеш. Тормышка чыгып, иптәшем белән дүрт бала тәрбияләп үстердек. Төпчек улымны якты дөньяга зур авырлыклар, көчле авыртулар, сызланулар белән тудырдым. Барысыннан да авыры ул баламны, 21 яшь тулырга 3 ай да 11 көн калгач, кара җир астына салу булды. Анысы үзем гүргә кергәнчегә кадәр сүрелми торган хәсрәт. Моннан алты ел элек, 37 яшь тә тулмаган олы кызыбыз, ике бала анасы, 1,5 ай эчендә ике инсульт кичереп, үлем белән күзгә-күз очрашты, башындагы кан тамыры шартлап, катлаулы операция кичерергә туры килде. Аллага шөкер, бүгенге көндә исән-сау. Ике энемнең, энемнең армиядән яңа гына кайткан улының, сеңлемнең ире, ике бала әтисенең фаҗигале вакытсыз үлемнәре дә йөрәгемә төзәлмәслек авыр яра салды. Күргәннәр белән килешеп, сабыр итәргә тырышып яшәп ятканда, быел 12 август көнне электр счетчигыннан ут чыгып, яшәгән йортыбыз, барлык кирәк-яракларыбыз, киемнәребез янып бетте. Әле ярый үзебез исән, төнлә булса үзебез дә, күршеләр дә янып беткән булыр иде дип, сабыр итәргә тырыштык. Изге күңелле кешеләр, кызыбызның хезмәткәрләре, балалар, туганнар, күршеләр, авылдашлар, райондашлар ярдәме белән бүгенге көндә без үз өебездә яшибез, үз урын-җиребездә йоклыйбыз. Бу хәлләрне Ходаем беркемгә дә күрсәтмәсен. Тиз көндә ремонт ясап биргән Кенәр авылы егетләренә дә исәнлек-саулык телибез.

Барыгыз да булган малларыгызның, йорт-җирләрегезнең игелеген күрегез, сау-сәламәт булыгыз, балалар-оныклар борчуы күрмәгез, кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен, бәхетле булыгыз. Кылган игелекләрегез үзегезгә изгелек булып кире кайтсын. Вакытсыз үлем әчеләре, балалар-оныклар хәсрәте күрмәгез. Үземнең хәсрәтем эчемә сыймаганда язганнарымны сезгә тәкъдим итәм.

 

Бер дәва да басмый

Ялгышлар була һәркемдә,

Тик төрле була алар.

Кайвакытта ялгышлардан

Ярала җиргә җаннар.

Кайвакытта ялгышулар

Сала авыр яраалар.

Әрәм була яшь гомерләр,

Хәсрәт чигә аналар.

Ялгышудан саклап кала

Алмадым мин баламны,

Хәзер бер дәва да басмый

Балам салган яраны.

×××××

Насыйп булмады

Язмышлардан узмышлар юк, диләр,

Авыр булды язмыш сынавы.

Балдан татлы баламның баласын

Үстерергә насыйп булмады.

Хыялларым тормышка ашмады,

Күңелләрем инде сүрелде.

Нигеземә ямь бирер оныклар

Улым белән бергә күмелде.

Улым-кызым, диеп, иркәләп һәм сөеп

Үстерә алмадым мин оныклар,

Балам каберенә, яшем белән бергә

Акты булган хыял-өметләр.

Зур авырлык белән мин тудырдым

Төпчек улым-нәсел дәвамын.

Күргәннәрнең иң авыры булды

Үлемен күрү газиз баламның.

Йортның ямен, ашның тәмен алып

Киттең, балам, киттең мәңгегә,

Төзәлмәслек яра, ачы хәсрәт

Торып калды бары күңелдә.

××××××

 

Бәхет- иман байлыгы

"Бәхетлеме!", диеп сез сорыйсыз

Мин бәхетле күзем күргәнгә.

Аякларым белән җиргә басып,

Якты дөньяларда йөргәнгә.

"Бәхетлеме син?", дип сорасагыз,

Бәхетлемен ризык үткәнгә,

Кайгы-хәсрәтләргә сабыр итеп,

Авыру-сырхауларга түзгәнгә.

Бәхетлемен диеп әйтә алам,

Тигезлектә гомер иткәнгә.

Тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп

Пар канатлы булып үткәнгә.

Кызлар-уллар бүләк итте Раббым,

Әни булу бәхетен аңладым.

Бала хәсрәте дә күрдем, сабыр иттем

Сыгылдым, тик барыбер сынмадым.

Каберенә барып догалар кыламын,

Каберсезләр күпме дөньяда.

Шөкер итү кирәк булганына

Риза булу кирәк барына.

Бәхет сүзе шундый бер төшенчә

Һәркем аңлый аны үзенчә,

Һәрнәрсәдән бәхет табып була

Иманың нык булса күңелеңдә.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев