Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хыянәт һәм сихерче - "Әтнә таңы"

Чувашия якларында багучы хатын барлыгын ишетеп белсәм дә барыр­га җай чыкмый йөрдем. Гөлфинурның аяклары шешеп, табиблардан дәва тапмагач, Чувашиягә юл тоттык. Оксана апайның безне көтеп торгандай капка төбенә чыгып каршы алуына аптырап киттек. Өйгә керүгә урын күрсәтеп утырырга кушты да, Гөлфинурга ымлап, мәет юган суга бас­кансың шуңа аякларың шешә, дип...

Чувашия якларында багучы хатын барлыгын ишетеп белсәм дә барыр­га җай чыкмый йөрдем.

Гөлфинурның аяклары шешеп, табиблардан дәва тапмагач, Чувашиягә юл тоттык. Оксана апайның безне көтеп торгандай капка төбенә чыгып каршы алуына аптырап киттек. Өйгә керүгә урын күрсәтеп утырырга кушты да, Гөлфинурга ымлап, мәет юган суга бас­кансың шуңа аякларың шешә, дип аптырашта калдыр­ды. «Исеңә төшер, ике ай элек каян кайтып килә идең бакча артлап. Эш урыныңа кызыгып, элек бергә эшләгән иптәшең бозык ясаган сиңа», - диде. «Кайсы юлдан кайтасыңны махсус карап йөргән». Чыннан да, Гөлфинур китапханәдә Роза белән бергә эшләде. Ләкин эшкә «кызмача» килү сәбәпле, аны эшеннән алдылар. Минем гаебем юк бит монда, ничек шулай эшли алды икән.
Багучының төрле хә­рә­кәт­ләр ясап, пышылдап укыган сүзләре шифа бирде. Аяк­тагы шеш кими башлады. «Сак бул, тагы этлек эшләргә тырыша әле ул сиңа, - диде багучы. - Менә бу язуны үзеңнән калдырма, кесәңдә йөрт». Миңа төртеп күрсәтеп: "Син миңа ярты ел элек килергә тиеш идең инде, ник шул гомергәчә суздың..." диде. Мин аптырап: "Минме?" - дидем. Оксана апай елмаеп, "үдә" бүтән кеше юк сездән башка, диде чувашча татарча катыш акцент белән. «Тагы ике айга соңга калган булсаң эчеңдәге бозык бөтен тәнеңә таралып чистартып булмаячак иде. Урын өстенә каласы идең. Ирең белән талашулар, аның хыянәте, гаиләсен ташлап китүе дә бозык эше. Икегезгә дә ризык аша кергән, иреңә өстәп тә торалар әле». Ниндидер кара шешәдән төче сыеклык салып эчерде. Баштан аякка кадәр пычак белән суккалап ярым пышылдап озак укыды. Кулындагы пычагын махсус агач урындык­ка кадап куйгач, "кос", үзең күрерсең хәзер нәрсә икәнен... теләсә кайда ашап йөрмәскә дә сабак булыр бу диде. Иреңне синнән аерып алган хатын бозыгы бу. Иреңдәге бозыкны чыгарырга да киләсез әле миңа. Чиләк төбенә шапылдап барып төшкән тавык йомыркасының яртысы чамасы түгәрәк чәч, йон тагы әллә нәрсәләр катнашмасы күреп кабат коса башладым. Оксана апай: «Кос тагы, бетмәде әле тагы бар», - дип, баш түбәсенә ниндидер китап терәп торды. Бу юлы ярты метр чамасы кара йон җеп чык­ты. Кайтуга мунча кер, яхшылап чабын, йок­лап ал. Ул хатын үз бозыгын үзе алды инде, үчләшеп йөрмә, кире кайта ул өчләтә. Ирең дә кире кайта, керт. Аның хыянәте бозык аркасында гына, ул сине ярата. Әлбәттә, соңгы сүзләренә мин бик ышанып бетмәдем инде. Оксана апай янына килүем дә ярдәм сорап түгел, журналистларча кызыксынуым аркасында гына иде бит. Гөлфинур аяк авыртуларын онытып миңа карап тел шартлатып утыра.
Без кайтып киткәнче тагы берничә кешене кабул итәргә өлгерде әле ул. Аягына баса алмаган ике яшьлек сабыйны алып килделәр. Багучы баланың атасына бармак янап: «Үзең гаепле бит. Хатыныңа авырлы вакытта суккансың, аздан гына егылмыйча калган, шул вакыт бик каты курык­кан». Тагын бер әбигә: "Күршеләр шакымый, үлгән бабаңның җаны йөри өеңдә" диде. «Ике дөнья­лыкта буталана, китеп бетә алмый, эшлисе эш­ләре калган. Нәрсәдер әйтәсе килә бабайның, аңлап бетермим. Бүген синең төшеңә керер, бу нәрсәне мендәр астына салып ят. Төшең исеңдә калыр, кара аны ул әйт­кәнчә эшлә. Шунсыз тынгылык бирмәячәк ул сиңа».
Кайтып ике айлар чамасы вакыт үттеме-юкмы икән, мәктәптә укучы кызыбыз­ны җитәкләп ирем кайтып керде.
«Мин гаепле сезнең алда. Кичерә алырсызмы... Сезне бик яратам. Ләкин ничек шулай эшли алдым икән, аңламыйм», - диде. Ачуым чиктән ашкан булса да, аек акыл белән эш итеп, бала бәхете хакында да уйларга кирәген аңладым. Хыянәтнең бозык аркасында эшләнгәнен аңласам да, акыл белән йөрәк тартышты. Иремне тартып алган кызның кафеда эшләвен дә, иремә дә, миңа да бозык эшләтүен дә белдем. Үзем дә кафега еш йөри идем, күп вакыт ирем дә мине каршы алырга иртәрәк килгән көннәрне кафеда, көтеп утырырга гадәтләнде. Күрәсең теге кыз фатиры, эш урыны булган ирне каратуны кулайрак күргәндер.
Бөгәрләгәч, тигез­ләп бул­маган кәгазь би­те кебек, бөгәрлән­гән тор­мышыбызны яңа­­дан башлап җибәрү җи­­ңел­ләр­дән булмас бил­геле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев