Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Җиңү бакчасы” буыннарны берләштерә -"Әтнә таңы"

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Бакчачының йорты - гаилә терәге» федераль проекты кысаларында «Җиңү бакчасы» акциясе Россиякүләм киң колач алды. Акция барышында бе­лем бирү учреждение­лә­ре территориясендә мәк­тәп укучылары белән берлектә алмагач һәм җиләк-җимеш куаклары утырту күздә тотыла. Апрель ахырында баш­ланып Җиңү бәйрәменә тәмамланучы бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңү турындагы хәтер...

«Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Бакчачының йорты - гаилә терәге» федераль проекты кысаларында «Җиңү бакчасы» акциясе Россиякүләм киң колач алды.
Акция барышында бе­лем бирү учреждение­лә­ре территориясендә мәк­тәп укучылары белән берлектә алмагач һәм җиләк-җимеш куаклары утырту күздә тотыла. Апрель ахырында баш­ланып Җиңү бәйрәменә тәмамланучы бу чара Бөек Ватан сугышында Җиңү турындагы хәтер эстафетасын бер буыннан икенчесенә тапшырып аларны үзара бер­ләш­терүгә юнәлтелгән.
Әлеге акциягә бер мең­нән артык партия әгъза­сын берләштергән Әтнә җирле бүлеге дә бик теләп кушылды. Апрель ахыры - май башында районыбыз күләмендә әйләнә-тирәне чистарту, агач утырту өмәләре белән бәйле рәвештә елның-елында матур бер традициягә әйләнде. Бәрәскә мәктәбенең җиләк-җимеш бакчасын­да алмагач һәм чия агач­лары утырту да үзе бер бәйрәмгә әйләнде.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Әтнә җирле бүлеге, «Молодая гвардия» яшьләр иҗтимагый оешмасы активистлары катнашында үткәрелгән бу чарада мәктәп укучылары белән бергә Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Дәүләт советы депутаты Рауль Рахматуллин, район советы аппараты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, «Ленин» күмәк хуҗалыгы рәисе Илгиз Хәйруллин, авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Әт­нә бүлекчәсе җитәкчесе Ра­вилә Мөхәммәтгалие­ва, партиянең региональ башкарма комитеты вәкилләре катнашты. Илдар Гыйльметдинов уку­чылар каршында чыгыш ясап, укучыларны бу акциядә актив кат­нашыр­га чакырды. Авыл җир­легендә яшәүнең уңай якларын санап, уку­­чыларга киләчәк тор­мыш­­ларын авыл белән бәйләргә киңәш ит­те. "Сезнең хуҗалык рай­онда гына түгел, респуб­ликада зур уңыш­ларга ирешеп, алдынгы урыннарда бара. Тырыш халык яши биредә, эшенә күрә нәтиҗәсе дә күз алдында", - диде ул. Рауль Рахматуллин исә респуб­ликабызда барган махсус программаларга тукталды, аларның барысы да халыкның тормыш шартларын ях­шырту максатыннан кабул ителүләрен билге­ләп узды. "Бүген Әтнә җирендә бик күркәм чара уза. Табигатьне саклау, агачлар утырту, ә иң мө­һиме шушындый олы әһәмияткә ия эшләрне Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан үткәрү - үзе бер тәрбия чарасы", - диде ул. Укучылар тарафыннан әзерләнгән эчтәлек­ле чыгышны тыңлаганнан соң, килгән кунаклар, укытучылар, укучылар бергәләшеп агач утырту эшенә керештеләр. Күп еллар урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләгән Мингазиз Зиннәтов бу эшкә тотынганчы агач утырту буенча белгәннәре белән уртаклашып, киңәшләрен биреп узды.
Соңыннан кунак­лар Бә­рәскә балалар бак­ча­сын­да да алмагач үсен­те­­ләре утырттылар. "Утырт­­­­кан агачларыбыз шау­лап үсеп, һәркайсыбыз сау-сәламәт булып ты­нычлыкта җимеш­лә­рен авыз итәргә язсын", - ак­циядә катнашкан һәркемнең теләге бер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев