Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң кирәге – тавыш һәм моң

Соңгы елларда "Әтнә сандугачы" балалар җыр бәйгесен бәяләргә кайттым. Берничәсендә рәис тә булдым. Быел катнашучыларга бәлки ярап куяр, фикерләремне җиткерергә булдым.

2011 елгы бәйгегә 92 бала килде. Күпме дулкынлану, күпме мәшәкать-борчылу, әти-әнинең кирәкле һәм кирәксез ыгы-зыгылары, матур күлмәк тектерү, аяк киеме сатып алу, фонограмма булдыру, җыр сайлау, аларны йөз мәртәбә кабатлау, чәч матурлау...
Ниһаять, җырчы бала сәхнәгә чыгып баса. Өстә французлардагы кебек катлам-катлам итәкле, бал кичәләренә кия торган гына күлмәк. Оператор фонограмманы яңгырата. Җырчы бала шул ритмга селкенә башлый. Кул һәм аяк хзәрәкәтләре музыка ритмына туры килми. Ә иң кирәге - тавыш һәм моң - чамалы. Җил тегермәненә - җил, су тегермәненә - су, ә татар җанына моң саркып торган тавыш кирәк. Илһам, Әлфиянеке кебек булмасын, үзебезнең Зөлфәт, Руслан, Азат, Ревал тавышлары кебек булса да, без канәгать. Әнә бит телевидение, радиода җырлап, Әтнә даны тегермәненә армый-талмый су коялар. Рәхмәт терлекче, игенчеләребезгә. Безне ашаталар-эчертәләр. Тик... тамак туйгач, җырлыйсы ды килә бит әле, чукынган.
Минем күзәтүләремчә, бер закончалык бар: җырчы сәхнәгә никадәр купшы киенеп чыкса, тавышы шуның бәрабәренә ярлы була. Әсәрнең эчтәлеген ачарга ярдәм итмәүче хәрәкәтләр булмаган тавышны матурлау өчен кулланыла.
Сәхнәгә чыгып басып, мәктәп яшендәге балалар ни хакында җырлый соң? Бала-чага бер карасаң. Ә җыры - кавышулар, аерылышучылар турында. Монысы да булсын. 9-11 сыйныфтагыларга ярасын да. Сабый балаларга репертуар сайлау мәсьәләсен бик нык уйларга кирәк. Юкса, көлке дә кызганыч та. Репертуар булдыруда мәдәният йорты һәм мәктәп кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уңышка ирешеп була.
Күпләр җырлый белә, ә җырларга өйрәнә алмый. Мондый очракта авыл балаларына сәнгать мәктәбенә мөрәҗәгать итеп була. Бәйгегә кадәр җырлыйсы баланы педагогларга тыңлатып алудан бернинди зыян да булмас.
Бүген гармунны тибеп йөртәләр, ә уйнаучы юк. Юк дигәннән, нигә әле"Әтнә сандугачы"нда гармунга кушылып җырлаучы булмады? Таләп итмәүдән бу. Киләчәктә истә тотыйк.
Чын җырчы - милләт хәзинәсе. Җырчы, ин беренче чиратта, туган туфрагы өчен газиз. Мин ышанам, быелгы "Әтнә сандугачы" бәйгесе дә бу саваплы эшкә киләчәктә дә үз өлешен кертер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев