Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Иң куркыныч вакыт инде бу!" - бер рюмка аракы алып калды

- Нәкъ менә шушы вакытта үлә инде алар, оядан чыгып карга басалар да харап булалар. Умарта кортлары өчен иң куркыныч вакыт шушы. Аерым-аерым яши алмый умарта кортлары. Алар бергә булса гына чыдам. Кыш белән яз арасы сынау инде. Кышы озын булса да, кортлар өчен әйбәт килде. Хәзерге чоры куркытып тора...

- Нәкъ менә шушы вакытта үлә инде алар, оядан чыгып карга басалар да харап булалар. Умарта кортлары өчен иң куркыныч вакыт шушы. Аерым-аерым яши алмый умарта кортлары. Алар бергә булса гына чыдам. Кыш белән яз арасы сынау инде. Кышы озын булса да, кортлар өчен әйбәт килде. Хәзерге чоры куркытып тора азрак. Мондый озын кыш бәлки булгандыр да, тик мин хәтерләмим. Ә менә иртә, 2 апрельдә килгән вакытлары бар иде, кортлар караганым хәтердә...- дип сөйли Югары Сәрдә авылында яшәүче Ильяс абый Хәйруллин.

30 баш умарта тота ул. Кызыксынып, үзлегеннән өйрәнә. "Башта күпләп китаплар укыдым. Аннан умарта алып асрый башладым, аннан соң да бик күп укыдым әле. Галәмәт серле, үзгә дөнья. Бик тырышлар, эшчәннәр. Какканны- сукканны бердә яратмыйлар. Капканны да. Аракы исен дә өнәмиләр...тәртипле "халык". Минекеләр усал түгел, бакчамда тотам. Корт күргәч кагынмасаң, селтәнмәсәң тими ул. Үзебез, кортның холкын белмәгәч, аны ярсытабыз. Аның эше - бал җыю. Экологик яктан чиста бал алырга тырышам", -ди.

- 30 умарта аз түгел, сатасыздадыр...- дим. "Сораучылар булса, сатам да... балым чиста минем", - дип сөенә Ильяс абый.

Гомер буе умарта тоткан Гөлчирә әбием белән Габдерәүф бабам искә төшә. Алардан күреп умарта белән мавыгып алган әтием Мәхмүт, алар эшен дәвам итәргә тырышкан энем Алмазның корт карауларын истә тотып,

- Шикәр комы ашатасызмы?- дип кызыксынам.

- Ашатмый да булмый, мондый озын кышны чыгасы бар. Менә яз озак килә, әле кайчан кар эреп бетә, кайчан бал җыя башлыйлар, тагын азрак ашатып алмый булмый. Аннан варроатоз авыруына каршы да көрәшеп аласы була...- дип сөйли гомерен мәдәнияткә багышлаган шәхес.

Ашаганда гына тәмле, ә мәшәкате җитәрлек. Әти белән умарта кортын караган вакытларны искә төшерде Ильяс абый. Әти-мәрхүмнең кулыннан оя капкачы ялгыш төшеп китеп, котырган иде корт. Баштанаяк мине сарып алды. Мең энә берьюлы кергән күк булды. Әтинең ачулана-ачулана бер рюмка аракы эчерткәнен хәтерлим. Мин - мәктәп укучысы. Ә әни әтине ачулана, янәсе эчертеп бетерәсең баланы. Больницада аңыма килдем. Сәлим абый Измайлов, бик данлыклы хирург иде ул мәрхүм, янымда басып тора. Аңа карауга:

- Я нишләдең инде, сөйлә... күпме аракы эчтең? - ди бик җитди генә. Мин куркып кына: "Әти бит...", -дим.

- Ярый эчкәнсең әле, шул бер рюмка алып калды инде сине, кызым, китеп бара идең.. - диде. Бер тәүлек аңыма килми ятканмын икән.

Ильяс абыйның кортлары хатирәләр яңартты. Һәр тереклек иясенең холкын өйрәнү кирәк шул. Җайлаша белү кирәк.

Сүрия Мингатина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев