Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң өлкән мөгәллимәләр (фотоларда)

Мөршидә Ваһапова, Мәймүнә Гайсина, Кәүсәрия Батршина, Зәйтүнә Фазылҗанова, Хаҗирә Галиева - 90 яшьтән узган өлкән укытучыларыбыз. Укытучылар көне уңаеннан әлеге укытучыларыбызны бәйрәм белән котлап уздылар. Һәркайсының өенә барып, зурлап, хөрмәтләп. Ябынчы авылында гомер кичерүче Мөршидә апа Ваһапова үз җирлегендә генә түгел, газета укучыларыбызга да яхшы таныш. "Әтнә таңы" газетасының 73...

Мөршидә Ваһапова, Мәймүнә Гайсина, Кәүсәрия Батршина, Зәйтүнә Фазылҗанова, Хаҗирә Галиева - 90 яшьтән узган өлкән укытучыларыбыз.

Укытучылар көне уңаеннан әлеге укытучыларыбызны бәйрәм белән котлап уздылар. Һәркайсының өенә барып, зурлап, хөрмәтләп.
Ябынчы авылында гомер кичерүче Мөршидә апа Ваһапова үз җирлегендә генә түгел, газета укучыларыбызга да яхшы таныш. "Әтнә таңы" газетасының 73 еллык штаттан тыш хәбәрчесе дә ул. Районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов бәйрәм белән котларга килеп кергәч, шатлыгыннан күзләре яшьләнде. Түзмәде, аны кочып ук алды. "Рәхмәт килүегезгә, сезнең белән бергә эшләгән чорлар исемә төште. Бик матур эшләдек", - диде ул. Габделәхәт Хәкимов та: "Үзегезгә тырыш хезмәтегез өчен рәхмәт", - дип чәчәк бәйләмнәрен тапшырды. Әйе, аздан да күңел була. Күңелне үсендерер өчен адәм баласына бер җылы сүз дә җитә.
Күлле Киме авылында яшәүче Мәймүнә апа Гайсина, Кәүсәрия апа Батршиналар да кадер-хөрмәткә лаек укытучылар. Мәймүнә апа янына кайчан гына барсаң да, ул чордагы хезмәт юлын тын да алмый тыңлыйсың. Һәр мизгеле истә аның.
- Сугыш башлангач, безне Тәтешкә хәрби лагерьга эшкә җибәрделәр. Кайтасыз, дигәч, пароходны каршы алырга 460 баскычны төштек. Кызганычка каршы, пароход килмәде. Ашарга, дип чакырдылар. Кабат шул 460 баскычны мендек. Гомеремдә дә онытасым юк. Ул вакытта ашаулары да инде, - диде ул.
Кәүсәрия апаның хезмәт юлын балалары, оныклары дәвам итә. 35 ел хезмәт юлында рус теленнән тыш, бөтен фәнне дә укытып карарга туры килә аңа. 15 яшендә хезмәт юлын башлый. Иптәше Шәрип абый (ул мүрхәм инде, урыны җәннәттә булсын) белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Һәркайсының үз юлы, үз сукмагы.
Зәйтүнә апа Фазылҗанова Түбән Көек мәктәбендә 38 ел укытучы булып эшли.
- Ул вакытта класслар да, балалар да күп иде. Алар үз балаларым кебек иде. Класс бүлмәләре суык була иде. Кичтән яза торган каләм караларын калдырып китәбез. Иртә беләнгә катып бетә торган иде. Мәктәп эшеннән тыш, басу-кырларга эшләгән кеше янына агитатор булып бара идек, - дип искә алды ул елларны Зәйтүнә апа.
Зәйтүнә апага кайгы-хәсрәтләр дә кичерергә туры килә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, ире вафатыннан соң, улы да бакыйлыкка күчә.
Хаҗирә апа Галиева Чишмәле Сап авылында гомер кичерә. Чыгышы белән Күңгәр авылыннан ул. Иң беренче Түбән Бәрәскә авылы мәктәбендә укыта башлый. 1949 елдан бирле Чишмәле Сап авылында яши. «Авылда күбесе минем беренче укучыларым. 1980 елда кыскартуга эләктем. Шулай булса да, укытучылар юк вакытта барып укыткалап йөрдем», - дип елмая ул.
Бүгенге көндә уллары, кызы кадер-хөрмәтендә гомер кичерә Хаҗирә апа. Шунысы шатландыра, аның һөнәр юлын уллары, оныклары дәвам итә.
Әлеге укытучыларның һәркайсына яшь буынга үрнәк булып, кадерл-хөрмәттә яшәргә насыйп булсын.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев