Иң сөйкемлем әнием
"Халык корреспонденты" бәйгесе дәвам итә. Кызганычка каршы, октябрь аенда бары тик ике мәкалә генә килде. Түбән Шашы авылыннан Фәрхәт Сәгъдиевнең "Буыннар алмашы" һәм Казаннан Нәзир исемле авторның "Өстем лычма су иде" мәкаләләре. Хөрмәтле газета укучыларыбыз. Исегезгә төшерәбез, әгәр сез кызыклы, моңарчы күзәтелмәгән берәр вакыйгага тап булдыгыз, яки күршеләрегез, туганнарыгыз белән...
"Халык корреспонденты" бәйгесе дәвам итә. Кызганычка каршы, октябрь аенда бары тик ике мәкалә генә килде. Түбән Шашы авылыннан Фәрхәт Сәгъдиевнең "Буыннар алмашы" һәм Казаннан Нәзир исемле авторның "Өстем лычма су иде" мәкаләләре. Хөрмәтле газета укучыларыбыз. Исегезгә төшерәбез, әгәр сез кызыклы, моңарчы күзәтелмәгән берәр вакыйгага тап булдыгыз, яки күршеләрегез, туганнарыгыз белән көтелмәгән хәл булдымы? Тиз генә безгә хәбәр итегез яки кулыгызга ручка алып язма юллагыз.
Һәркайсыбыз яхшы белә, 24 ноябрь - Аналар көне. Шул уңайдан "Иң сөйкемлем - әнием" бәйгесе игълан итәбез. Тиз арада үзегез матур дип тапкан әниләрегезнең фотосурәтен редакциягә юллагыз. Кыскача гына мәгълүмат бирергә дә онытмагыз. Ә без әлеге фотоларны үзебезнең www.atnya-rt.ru сайтына урнаштыра барырбыз. Әйдәгез, башладык. Ә иң өлгер газета укучыбызга бездән истәлек бүләге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев