Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Идел йорт” – Әтнә сәхнәсендә

21 апрельдән 26 апрельгә кадәр Әтнә дәүләт драма театры бинасының кече залында үзешчән театр коллективларының «Идел йорт» XVII төбәкара театр фестиваленең Республика смотр конкурсының зона туры узачак. "Идел йорт"ның нинди бәйге икәнен райондашларыбызга аңлатып торасы юк, бушлай спектакльләр карау мөмкинлеге тудырганга аны театр сөючеләребез көтеп алалар, һәр коллективның чыгышын яра­тып...

21 апрельдән 26 апрельгә кадәр Әтнә дәүләт драма театры бинасының кече залында үзешчән театр коллективларының «Идел йорт» XVII төбәкара театр фестиваленең Республика смотр конкурсының зона туры узачак.
"Идел йорт"ның нинди бәйге икәнен райондашларыбызга аңлатып торасы юк, бушлай спектакльләр карау мөмкинлеге тудырганга аны театр сөючеләребез көтеп алалар, һәр коллективның чыгышын яра­тып карыйлар, жюри бәя­ләмәсе белән үз фикерләрен чагыштыралар. Монысыннан алда булган "Идел йорт"ны искә төшереп, ике көн дәвам иткән бәйге барышында уйнаган үзешчән коллективлар чыгышын үзебезнекеләр белән чагыштырып, әле дә үз фикерләрен җиткерүчеләр бар.
Быел театрыбызның кече залында узасы спектакльләр нинди критерийлар буенча бәя­лә­нәчәк һәм унҗиденче "Идел йорт"ның үзенчәлеге нидә?
Фестиваль-бәйгене үт­кәрүнең максаты - Татарстанда һәм Рос­­сия­нең татарлар яшә­­гән тө­бәкләрендә үзеш­­чән театр сәнгатен үстерү, репертуарны киңәйтү-төрләндерү, ре­жис­­сер­­лык эшенең дә­рә­җә­сен һәм үзешчән артист­лар­ның башкару осталыгын күтәрү. Менә шулар белән беррәттән театр сөюче тамашачыларга бәйрәм бүләк итү. Чараның учредительләре - ТР мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты, Татарстанның театр эшлек­леләре Союзы. Оештыручылары - традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. Үзешчән театрлар чыгышларын танылган татар драматургы, Әлмәт дәүләт театрының баш режиссеры Гафур Каюмов җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк.
Әлеге бәйгегә күбесенчә Халык театры исемен алган коллективлар катнаша. Яңа оешып килгән үзешчән коллективларның катнашуын да хуплыйлар. Киләчәктә Халык театры исеменә дәгъва итәчәк коллективка бу бәйгегә катнашу алшарт булып тора. Үзенчәлек: бәйгегә катнашучы театр коллективлары зона турына бу чорда профессиональ театр коллективлары сәх­нәләштермәгән спектакль сайларга тиешләр.
Бәйгегә кемнәр катнашканын да беләсегез киләдер. Алдагы "Идел йорт"тан аермалы буларак, быел 4-5 кенә түгел, ә 12 коллектив чы­гыш ясый. Алар арасында Түбән Бәрәскә мәдәният йорты үзешчәннәр коллективы, режиссеры З. Корбанова, Наил Гаетбайның "Кызлар килде авылга яки Моңнар кайт­сын авылга" комедиясе белән катнаша.
Бездән тыш Теләче райо­нының "Сәхнә" халык театры, режиссеры Р. Фәләхова, Р. Батулланың "Кичер мине, әнкәй" лирик ко­медиясен, Саба райо­нының "Балкыш" ха­лык театры коллективы, режиссеры А. Зиннуров И. Юзеевның "Кыр казлары артыннан" драмасын, Балтач районының Түбән Сосна авылы халык театры, режиссеры Г. Габдрахманова Т.Миңнуллинның "Ди­ләфрүзгә дүрт кияү" комедиясен, Кукмара районының Олы Сәрдек авылы халык театры, режиссеры Р. Хөсәенова Аманулланың "Бер кирпеч, ике кирпеч" комедиясен, "Тылсым" Кече елга халык театры, Р. Хөсәенова "Табылдык" комедиясен, Биектауның Ямаширмә халык театры, режиссеры Ф. Сәгъдиева Р. Сәгъдинең "Сынган беләзек", Мамадыш халык театры, режиссеры А. Нургалеев Т. Миңнуллинның "Ай булмаса йолдыз бар" дра­масын, Питрәчнең "Бал­кыш" халык теат­ры, режиссеры Р. Багауов Ф. Бурнашның "Яшь йөрәкләр" комедия­сен, Арча районының Иске Ашыт халык театры, режиссеры Ф. Фәтхрахманов Танчулпан Гарипованың "Китмәгез торналар" драмасын, КУның "Семь масок" "Сәйдәш" театр студиясе, режиссер А. Мищенко Довженко мотивлары буенча "Я живой" хәрби драмасын күрсәтәчәк.
Театр коллективлары­на җиде критерий: спектакль сайлау, режиссерлык эше, актерларның образга керү осталыгы, спектакльне сәхнә­ләштерү, костюмнар тәңгәллеге, музыкаль чишелеш, яктырту буенча бәя биреләчәк. Жюри рәисе Әлмәт дәүләт театры режиссеры, танылган драматург Гафур Шәкүр улы Каю­мов әйткәнчә, җитди бәйге көтелә. Сайлап алу мөмкинлеге зур. Лаек­лылар җиңсен, дигән теләктә калыйк. Ә без тамаша кылыйк. Моның кадәр спектакль карау мөмкинлеге тагын кайчан туа әле. Керү ирекле, райондашлар. Карыйк, бәялик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев