Игътибар – яңа бәйге!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Мамадышта яшәп, газетабызны ачык төркемнән, сайттан яратып укып баручы Фирая Мингалиеваның язмасын укыгач, уйга калгансыздыр. Гаҗәп хәлләр тормышыбызда сирәк булса да очрап торалар. Могҗиза дими моны ни дисең. Әлеге язма нигезендә "Аллаһы Тәгалә могҗизасы" дип исемләнгән бәйге игълан итәбез. Сездән дин белән бәйләнеше булган язмалар көтәбез. Һәркайсыбызның...
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Мамадышта яшәп, газетабызны ачык төркемнән, сайттан яратып укып баручы Фирая Мингалиеваның язмасын укыгач, уйга калгансыздыр. Гаҗәп хәлләр тормышыбызда сирәк булса да очрап торалар. Могҗиза дими моны ни дисең. Әлеге язма нигезендә "Аллаһы Тәгалә могҗизасы" дип исемләнгән бәйге игълан итәбез. Сездән дин белән бәйләнеше булган язмалар көтәбез. Һәркайсыбызның Аллаһы Тәгаләнең кисәтүе, ярдәме белән очрашканы бардыр. Дингә ышанмаган кешенең ... төштә кисәтүләр...- языгыз безгә! Фикер алышыйк, бу вакыйгаларга карата соңыннан дин әһелләренең сүзләрен ишетербез. Вакыты - 3 ай, сентябрь аенда нәтиҗә ясарбыз.
"Сыбызгылар" бәйгесенә нәтиҗәне июнь аенда Әтнә дәүләт драма театры коллективы яңа премьера чыгарганда зурлап, театр коллективы белән бергәләп ясарга җыенабыз. Язарга өлгерә алмаган булсагыз, тиз генә кулыгызга каләм алыгыз. "Берсе -ай, берсе - кояш" игезәкләр бәйгесе дә бар әле безнең. Хөрмәтле укучыларыбыз, укып барасыз, карап барасыз, иң гадел бәя сезнеке булыр- кайсы фотосурәтләү исегездә калды, безнең фикер сезнеке белән чагыша микән. Нәтиҗәне, сезнең фикерләрне ишеткәч, июнь аенда бергәләп ясарбыз! Үз сүзегезне әйтергә онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев