Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игътибарга лаек ике очрак

Телевидение дә, газеталар да тегендә су баскан, монда идән астына төшкән дип гел хәбәр итеп торалар. Су тоткынына әверелгән каралты-кураларны күргәч, бездә хәлләр ничек соң, дип уйлап куясың. Бу хакта районның янгын сүндерү гарнизоны җитәкчесе Данис Сибагатуллиннан сораштык. Шөкер, авылларда ул-бу куркыныч юк. Тик игътибарга лаек ике очракны телгә алмыйча...

Беренче очрак. Бәрәскәдә яшәүчеләрнең уяулыгын, тырышлыгын, бердәмлеген күрсәтеп узыйк. Казан юлындагы күпердән өстәрәк боз бөялгән. Нәтиҗәдә су тыгылган, инештә су арткан. Хуҗалык җитәкчесе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин һәм авыл җирлеге башлыгы Сәет Нәҗип улы Әхмәдуллин җитәкчелегендә халык күтәрелеп, чистартканнар - суны агызып җибәргәннәр. Инешкә параллель, ферма белән янәшә урамда яшәүчеләр зыян күрер иде, югыйсә.

Икенче очрак. Казак Үртәменнән хәбәр итәләр - Күлле Кимегә илтүче юлга аркылы инешне буып, торбалар куелган күпер өстеннән су ага башлаган. Янгын машинасына төялеп шунда баралар. Ике хезмәткәр көрәкләр ярдәмендә торбаларга тыгылган бозны ерып җибәрә һәм су китә. Машина куарлык проб­лема булмаган! ...Анда җитәкчеләр яшәми шул... барып та җитә алмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су су ташу