Ике ир - ике язмыш
Ике ир- ике язмыш Авылда ике ир яши - Чагыштырып хәйран калам! Бу дөньяның кеме юк дип, Сезгә дә әйтеп алам. Сәламәтлек юк берсендә, Тумыштан ук көчкә йөри. Бер аякка аксый...үзе Кулы белән акча көри. Кимсенми дә, зарланмый да - Хәрәкәттә, эштә, юлда. Эчми тартмый, тормышының Дилбегәсен тота кулда. Икенчесе...
Ике ир- ике язмыш
Авылда ике ир яши -
Чагыштырып хәйран калам!
Бу дөньяның кеме юк дип,
Сезгә дә әйтеп алам.
Сәламәтлек юк берсендә,
Тумыштан ук көчкә йөри.
Бер аякка аксый...үзе
Кулы белән акча көри.
Кимсенми дә, зарланмый да -
Хәрәкәттә, эштә, юлда.
Эчми тартмый, тормышының
Дилбегәсен тота кулда.
Икенчесе - өрлек кебек,
Озын буйлы, сау - сәламәт,
Ә тормышы - ташка үлчим,
Эшлим дими, эше дә юк.
Яшел елан аның дусты,
Кайтып ава, эшем кырып.
Хатын сөйри тормыш йөген,
Язмышына тик буйсынып.
Уртак эше, фикере юк,
Ир димәсәң- хәтере калыр.
Күпме яшәр түмгәк булып,
Акыл бәлки берәр керер.
Типсә тимер өзәрдәй ир,
Сау сәламәт аяк - куллар.
"Әти", - дияргә тилмереп,
Үсә аның ул һәм кызлар.
Ике ир- ат, ике язмыш.
Берсе төзи, берсе вата.
Авыру ир яшьнәп яши,
Сәламәт ир эшсез ята.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев